Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зай-Каратайская основная общеобразовательная школа» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423273, Республика Татарстан, Лениногорский район, c.Зай- Каратай, ул.Уныш, 51 |
Телефон: | +7(855)-952-92-37 |
E-Mail: | Zai-Karataishcola@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Зай-Каратайская ООШ» МО «ЛМР» РТ |
Руководитель: | Ахметова Ляйса Шагитовна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 20 учащихся |
У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зай-Каратайская основная общеобразовательная школа» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Выставка-обзор новинок педагогической литературы "Новые книги в учительском кейсе" 14.04.2023
В рамках Года педагога и наставника в школьной библиотеки МБОУ «Зай-Каратайская ООШ» МО "ЛМР" РТ начинает работу книжная выставка « Новые книги в учительском кейсе». На выставке представлена литература в помощь учебному процессу которая будет интересна не только педагогам, а также ученикам и их родителям. #ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023
#ГодНаставника2023 -
Выставка-персоналия о выдающихся педагогах "Такая есть профессия - учитель" Насибуллина Сылу Габдулла кызы 14.04.2023
Аның янәшәсендә булу -үзе бер бәхет
Була аралашырга шундый рәхәт кешеләр - алар белән якыннан аралашкан саен, сиңа эше яки киңәше белән ярдәм итәргә әзер торган мәрхәмәтле, эчкерсез кеше икәненә инанып, очрашкан саен, сөенеч кичерәсең.
Сүзем 40 елга якын Зәй Каратай мәктәбендә балаларга төпле белем биргән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сылу Габдулла кызы Нәсибуллина турында.
Сылу Габдулловнаның яшәеше, хезмәте Зәй-Каратай халкы күз алдында. Өлкәннәргә игътибарлы, яшьләргә эше белән дә, сүзе белән дә ярдәм итүче Сылу апаны авыл халкы да, укытучылар коллективы да хөрмәт итә. Аның шундый тирән белемле, сәләтле, яхшы хәтерле булуы зур соклану тудыра.
Сылу апа- тормыш иптәше Зөфәр абыйның ышанычлы киңәшчесе, ярдәмчесе, балаларының яраткан әнисе, оныкларының кадерле әбисе дә.
Сылу апага башкаларга кылган игелекле гамәлләренең куанычлы әҗерен татып, иминлектә-саулыкта, шатлыкта яшәвен телим.
#ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023
#ГодНаставника2023 -
Выставка-персоналия о выдающихся педагогах "Такая есть профессия - учитель" Хафизова Шифа Саттаровна 13.04.2023
Хафизова Шифа Саттаровна Зәй-Каратай мәктәбендә 1950-1982елларда рус телен һәм әдәбиятын укытты.Ул узен башкаларны рухландыручы,уз артыннан әйдэп баручы,авыр заманнарда бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлады.Шифа апа һәрвакыт ягымлы,кин куңелле,гадел һәм сабыр була алды,шунада ул сабый куңеленә беренче коннән үк ачкыч таба белде.Һәрбер укучыга белем алуга анлы караш,намуслы,шәфкатьле булырга өйрәтте.Шифа апаны -олы анын укучылары олы хормәт, ихтирам белән искә алалар.Бугенге кондә Шифа апага 95 яшь булсада анын күңеле яшь.Ул бүгенге сәясәт, мәгарифтәге яңалыклар белән кызыксынып, мәктәп белән тыгыз элемтәдә яши.Шифа апа кебек шәхесләрне чын Укытучы диләр!
#ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023
#ГодНаставника2023 -
Выставка-персоналия о выдающихся педагогах "Такая есть профессия - учитель" Батталова Минхаҗәр Мирсәит кызы 13.04.2023
Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган кайбер илаһи затлар турында ул укытучы булып туган, диләр. Зәй-Каратай мәктәбендә озак еллар башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән Минхәҗәр Мирсәет кызы Батталова да – шундыйларның берсе.
Гомер буе укучыларына тирән белем, тәрбия биргән Минхәҗәр Мирсәет кызы укчыларының уңышларына сөенеп яши. Аның укучылары илебезнең төрле өлкәләрендә хезмәт итәләр.
Ветеран укытучыны мәктәптә үткәрелгән чараларга ел саен хөрмәтләп чакыралар. Намуслы хезмәт белән матур тормыш юлы үткән, ирешкән уңышларына шатланып яшәгән Минхәҗәр Мирсәет кызы укытучы һөнәрен сайлавына беркайчан үкенмәгән .#ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023
#ГодНаставника2023 -
Информатика в формате КОГЭ 13.04.2023
Сегодня учащиеся 9 класса ознакомились с новшествами сдачи ГИА-2023 по предмету информатика в формате КОГЭ.
-
Выставка-персоналия о выдающихся педагогах "Такая есть профессия - учитель" Батталова Минхаҗәр Мирсәит кызы 13.04.2023
Укытучым килә янәшә
Гомеремнең тәүге язларыннан,
Әткәм-әнкәм белән янәшә,
Берәү яши һаман күңелемдә,
Үткәннәрдән кайтып эндәшә.
Хәтеремдә, курка-курка гына
Классыма килеп кергәнем.
Хәтеремдә шулчак, беренче кат,
Якты йөзен аның күргәнем.
Дәреслекне ачкач аптыравым,
Нәүмизләнеп каушап калуым.
Хәтеремдә, аның әкрен генә
Иңнәремә кулын салуы...
Ул өйрәтте каләм тотарга һәм
Тәүге сызыкларны сызарга.
Ул өйрәтте хәрефләрне теркәп,
Иҗекләрдән сүзләр язарга.
Күзәтте ул һаман гомерем юлын,
Ялгышларым булса, төзәтте.
Хезмәт яратырга, туган җиргә
Тугрылыкка мине өйрәтте.
Кыенлыклар килсә, әле дә ул:
" Бирешмә!"- дип, гүя, эндәшә.
Күңелемдә шулай гомерем буе
Укытучым килә янәшә
Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы һәм үсмер чоры белән бәйләнгән. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый зур урынны мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә Укытучы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя. Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау - тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз-үзенә һәм башкаларга искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул.
Бу язмамның герое да тормышның төрле этапларын үтеп, яшь буынны тәрбияләүдә фидакарь, батыр хезмәте белән халык рәхмәтен, ихтирамын казанып, бүгенге зур дәрәҗәләргә ирешкән олуг йөрәкле укытучым Батталова Минхаҗәр Мирсәет кызы турында. Үтә тырыш, максатына ирешүчән булуы ,Минхаҗәр апаның үз һөнәрен яратуы минем дә укытучы профессиясен сайлавыма зур өлеш кертте.
Минхаҗәр апада тәвәккәллеккә омтылыш кирәклеген белдереп, ышаныч уятып карый белгән, янып торган күзләр, үткен караш, сизгер күңел... Гади һәм эчкерсез булуы өчен дә үз итә, ахры, укучылар мөгаллимәне. Сирәк була шул мондый сыйфатларның барысын берьюлы туплаган остазлар.
Укытучы булу өчен белем генә җитми, талант, тумыштан килгән сәләт тә кирәк. Даими рәвештә яналык белән танышып бару, булганына канәгать булып туктап калмыйча, тырышлыкны киметмичә, замана белән бергә атлау да кирәк. Нәкъ шундый булды шул Минхэҗэр Мирсәет кызы! Олы җанлы булуына, сабырлыгына, тапкырлыгына, үз эшенә бирелгәнлегенә, һәрбер укучыны баласы кебек якын күрүенә сокланмый калу мөмкин түгел! Кешелеклелеге, игътибарлы һәм ихтирамлы булуы, күркәм сыйфатлары җаннарны җылыта, тормышка ямь өсти. Киләчәктә балаларының , оныкларының игелеген күреп тынычлыкта, сәламәтлектә, барысы тарафыннан ихтирам хөрмәттә гомер кичеререгә язсын.
#ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023
#ГодНаставника2023 -
Выставка-персоналия о выдающихся педагогах "Такая есть профессия - учитель" Валиева Әнисә Даут кызы 13.04.2023
Үзенең яраткан эшенә чын күңелдән бирелеп, эшләү дәверендә укыту-тәрбия эшләрен туктаусыз камилләштерү нәтиҗәсендә тирән белемле, кече күңелле, олы йөрәкле,әһәмиятле бурычларны хәл итәргә башкаларны рухландыра алучы һәм гыйлем диңгезенең тирәнлекләрендә йөзәргә өйрәтүче һәм фән-белем кыясының биеклекләренә менү өчен сынмас канатлар куючы мөгаллимә дип , һичшиксез, ветеран – укытучыбыз, башлангыч сыйныф укытучысы Вәлиева Әнисә Давыт кызы турында әйтеп була.
Әнисә апа 1938 елның 4нче октябрендә Үзбәк авылында дөньяга килә. Авыр елларда кыз кечкенәдән үк хезмәтне сөеп, бар эшне җиренә җиткереп, мәктәптә яхшы билгеләргә генә өлгереп, тормышның авырлыгын төрлечә татып, сабыр канатларын сындырмыйча, көчле рухлы булып яшәргә кирәклеген аңлап үсә. Бәләкәйдән үк зур хыялы була аның – мәктәптә укый башлаган беренче көннән үк, үзенә укытучы булачагына сүз бирә.
Тормыш юлында маяк булып атлый-атлый, ул үзенең 85 нче язына дә аяк басты. Үткән гомеренә әйләнеп күз салсак, ул елларның күркәмлегенә, мәгънәлелегенә карап тагын бер кат сокланабыз. Әнисә апага кылган игелекле эшләренең бәрәкәтен күреп, чиксез рәхмәтләргә төренеп, исән-сау яшәвен телисе килә.
#ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023
#ГодНаставника2023 -
День космонавтики 12.04.2023
12 апреля прошла беседа с учащимися, посвященная дню космонавтики. А также просмотр фильма "Легенды космоса. Юрий Гагарин".
-
УРОК ЦИФРЫ — всероссийский образовательный проект в сфере информационных технологий 11.04.2023
11 апреля учащиеся 6 и 9 классов прошли обучение на тренажере образовательного проекта Урок цифры на тему « Город будущего: как квантовые технологии меняют нашу жизнь»
#урокцифры2023 -
Год педагога и наставника 11.04.2023
В рамках методического марафона 11 апреля был проведен мастер-класс для наших учителей по применению цифровых технологий на уроках. Учитель Ярмухаметова Л.Ш. продемонстрировала возможности Яндекс диска,создание электронных документов,анкет и многое другое. Мастер-класс прошел продуктивно.
#годпедагогаинаставника
#годпедагога2023
#годпедагоганаставника