МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание) |
| Телефон: | +7(855)-953-43-02 |
| E-Mail: | GR.Nizamova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Низамова Гульнара Равиловна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 311 учащихся |
| У нас учат: | 36 учителей |
Новости Шугуровской СОШ имени В.П.Чкалова
Китапханәгә сәяхәт
Опубликовано: 14.10.2015
Китапханәгә сәяхәт .
“Китап – киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең...”. Шушы девиз астында 1 нче сыйныф укучылары мәктәп китапханәсенә сәяхәт ясадылар.
Китапханәче Шәйдуллина Гөлфия Вәли кызы нәниләрне китапханәнең уку залы һәм архивы белән таныштырды. Укучылар уку залына язылу тәртибе, рус һәм татар телләрендәге китапларның дуслыгы турындагы мәгълүматларны тыңладылар. Балаларны бигрәк тә архивтагы китапларның “йокысын” бозарга ярамый дигән кисәтү кызыксындырды. Шуны истә тотып, Гөлфия апаларының Корней Чуковский язган “Мойдодырь” әсәрен, “Башак” исемле рус халык әкиятен сәнгатьле һәм нәниләрнең күңеленә үтеп керерлек итеп сөйләвен тын да алмыйча тыңлап утырдылар. Сәяхәт нәниләрдә китапханәгә йөрүгә һәм китап укуга кызыксыну уятты. Аларның күбесе, китапханәгә язылу теләген белдереп, чиратка тезелделәр. Без, укытучылар, үз чиратыбызда, Гөлфия Вәли кызына укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә теләктәшлек күрсәткән өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә китапханәнең заллары укучылар белән тулып торсын, укучылар да, әти – әниләр дә китапның кеше гомерендәге әһәмиятен аңлый белсен иде.
К списку новостей














