МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание) |
| Телефон: | +7(855)-953-43-02 |
| E-Mail: | GR.Nizamova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Низамова Гульнара Равиловна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 311 учащихся |
| У нас учат: | 36 учителей |
Новости Шугуровской СОШ имени В.П.Чкалова
Cәламәт тормыш алып бару
Опубликовано: 13.09.2015
Беренче сыйныф укучылары сәламәт тормыш алып бару серләренә төшенә.
Бүгенге көндә белем йортларының бурычы камил белем бирү генә түгел, укучыларны сәламәт тормыш алып баруга өйрәтү дә ул. Шушы бурычларны тормышка ашыру максатыннан укытучылар төрле юнәлештә эш алып баралар. Балалар бакчасыннан беренче сыйныфка килгән бала дәрескә куелган таләпләрне үтәп бетерә алмый, чөнки алар уйнарга, йөгерергә, сикерергә өйрәнгән. Бала мәктәптә үзен рәхәт сизсен өчен башлангыч сыйныфларда ике дәрес укыганнан соң динамик паузалар оештырыла. Әлеге вакытта укучылар укытучылар белән берлектә саф һавада ял итәләр, табигатьне күзәтәләр, төрле физик күнегүләр башкаралар, шул ук вакытта сәламәт тормыш алып бару серләренә төшенә башлыйлар. Киләчәктә алардан менә дигән спортчылар чыгар әле, күрерсез!
К списку новостей














