МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание) |
| Телефон: | +7(855)-953-43-02 |
| E-Mail: | GR.Nizamova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Низамова Гульнара Равиловна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 311 учащихся |
| У нас учат: | 36 учителей |
Новости Шугуровской СОШ имени В.П.Чкалова
Кошлар ярдәм көтә
Опубликовано: 26.02.2015
Кошлар ярдәм көтә.
Безнең В.П Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларында тәрбияви әһәмияткә ия булган төрле экологик чаралар үтә. Алар мәктәпкүләм ”Кышлаучы кошларны каршылау”, “Кошлар ашханәсе” кебек экологик операцияләре кыссаларында ел дәвамында бара. Безнең якта кышлаучы кошларның санын саклап калуга җаваплылык хисе тәрбияләүне, кошлар турында белемне тирәнәйтүне күздә тотып, кошларга кыш көне ярдәм кулы сузып, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, аны саклау хисе булдыру, кошларның яшәү рәвеше белән таныштыру, аларга ярдәм кирәклеген төшендерү өчен эшләнә бу эшләр .
Кышкы чор кошлар өчен иң авыр вакыт.
Табигать үзенекен итә, кыш көне азык табу кошларга бик кыенлаша. Кышларга калучы кошлар, азык табу җиңелерәк булмасмы дип, кешеләр яши торган урыннарга күченеп килә.Чыннан да , суык кешеләргә генә түгел, кошларга да каныга. Кошлар бездән ярдәм көтә. Шуңа күрә дә, кышлаучы кошларга ярдәм итү йөзеннән, мәктәбебезнең 4 А сыйныфы (җитәкчесе Василева Лилия Нәфис кызы) һәм 4 б сыйныфы (җитәкчесе Вилданова Гөлназ Альберт кызы) укучылары төрле- төрле җимлекләр ясап элеп куйдылар. Кайсы җимлеккә нинди кошлар килүен һәрдаим күзәтеп, карап , ризык белән тулыландырып торалар.
Укучылар кошлар турында шундый хисләнеп, дәртләнеп сөйлиләр.Укучыларның җавабы күпкырлы һәм ихластан.
Аларның кайбер фикерләрен газет укучы дусларым белән дә уртаклашасым килә:
-Кошлар нәкъ чәчәкләр кебек үк табигать могҗизасы. Алар төрлесе төрлечә, матурлар.
-Әйтерсең лә, алар шатлык өләшү, соклану һәм күңелгә көч бирү өчен туган.
- Кошлар кешедә күкләрне айкарга, очарга омтылыш уяткан.
- Без кошларны –канатлы дусларыбызны яратабыз.
-Кошлар – табигать бизәге.
- Кошларның матур җыры – табигатьне бизи, күңелгә рәхәтлек бирә .
-Кошлардан башка табигать бөтенләй җансыз кебек тоелыр иде.
Әкрен генә кышлар үтеп ямьле язлар якынлаша. Хәзер безнең бурыч җылы яктан кайтучы, кечкенә канатлы дусларыбызны оялар әзерләп каршы алу. Безнең укучылар бу эшкә дә җиң сызганып эшкә тотыначакларын белдерделәр. Ояларының нинди булачагы турында эскизлар сызып мәш итәләр. Исән- сау туган илләргә кайтыгыз гына ,канатлы дусларыбыз, без сезне колач җәеп каршы алырбыз.
Гөлфия Шәйдуллина
К списку новостей














