• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание)
Телефон: +7(855)-953-43-02
E-Mail: GR.Nizamova@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ
Руководитель: Низамова Гульнара Равиловна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 311 учащихся
У нас учат: 36 учителей

Новости Шугуровской СОШ имени В.П.Чкалова

Дәһшәтле еллар авазы

Опубликовано: 03.02.2015

Дәһшәтле еллар авазы.
Бөек Ватан сугышы илебездә яшәүче һәр гаилә ишегенә фаҗига һәм кайгы булып килеп кергән. Утлы яу кырында калган гомерләрне, аяныч , күпме генә ходайдан тилмереп сорасак та, кайтарып булмый. Дәһшәтле сугыш елларыннан соң дистә еллар узса да, ул коточкыч вакыйгалар хәтерләрдә кабат- кабат яңара,сызгырып очкан ядрәләр, пулялар тавышы әле дә ветераннарның төшләренә керәдер. Чөнки ул көннәр мәңге аларның йөрәгеннән китмәс.
Әйе, без бүгенге буын вәкилләре, ул елларны әти- әниләребез, әби- бабайларыбыз сөйләве аша беләбез. Һәм безнең алар кичергән авырлыкларны онытырга хакыбыз юк. Моның өчен без укучыларга патриотик тәрбия бирү өчен барсында эшләргә тырышабыз. Сыйныф сәгатьләрендә “Батырлык” дәресләре үтә. Укучылар бу дәресләрне бик яраталар, дикъкат белән тыңлыйлар, үзләре дә тарихи истәлекләрен сөйлиләр. Мисал өчен 11”Б” сыйныф укучысы Закиров Эмиль Илдус улы гаилә ядъкәре булып сакланган, Бөек Ватан сугышыннан калган, эзтабарлар тарафыннан табылган пуля алып килде. Без аны билгеле инде бик зур кызыксыну белән карадык һәм китапханәдә сакларга булдык. Эмиль “Гөлфия Вәлиевна,бу пуля сездә саклансын, чөнки монда бик күп укучылар керә һәм сез аларга , пуляның тарихын сөйләрсез,”- диде. Мин бик шатланып, Эмиль өчен горурланып, экспонатны алып калдым. Чынлап та, бу экспонатны дәһшәтле еллар авазы, дип әйтер идем. 



К списку новостей