МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание) |
| Телефон: | +7(855)-953-43-02 |
| E-Mail: | GR.Nizamova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Низамова Гульнара Равиловна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 311 учащихся |
| У нас учат: | 36 учителей |
Новости Шугуровской СОШ имени В.П.Чкалова
“Теремкәй”, “Төлке һәм куян”
Опубликовано: 01.12.2014
Беренче декабрь көнне Иске Шөгер мәдәният йортында В.П.Чкалов исемендәге мәктәпнең “Театр” түгәрәгенә йөрүче, 4 А һәм 4 Б сыйныфы укучылары тарафыннан “Теремкәй”, “Төлке һәм куян” әкият- спектакльләре күрсәтелде. Бу тамаша Әниләр көне уңаеннан Иске Шөгер һәм Яңа Шөгер балалар бакчасы нәниләренә һәм 1 сыйныф укучыларына тәкдим ителде. Шулай ук тамашага күп кенә әти-әниләр дә килгән иде.
Бу түгәрәк укучыларның артистлык сәләтен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, логик фикерләүләрен үстерү максатыннан чыгып оештырылды. “Театр” түгәрәге, исеменнән үк күренгәнчә, театр, сәнгать, җыр-бию яратучы укучыларны туплады. Бу түгәрәк шулай ук сәхнә серләренә төшенү, тамашачылар алдында үз-үзеңне тотарга өйрәнү бурычларын үз эченә ала.
Түгәрәктә балалар белән күмәкләп, шулай ук индивидуаль эшләү дә урын алган. Чөнки мәктәбебездә сәнгать сөюче балалар бик күп. Түгәгрәк программасын төзгәндә, халык бәйрәмнәре һәм йолалары үрнәгендә тәрбияләү, җыр-биюләрне, такмак-такмазаларны өйрәтү, шулай ук төрле әкиятләр аша дуслык хисләре тәрбияләү, милли хисләр, туган җиргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү алгы планга куелды.
Түгәрәктә йөрүче укучыларны балалар шагыйрьләре, әсәрләре белән тирәнрәк тыныштыру, аларның әсәрләрен күбрәк уку теләге уяту максатлары да күздә тотылды.
К списку новостей














