• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание)
Телефон: +7(855)-953-43-02
E-Mail: GR.Nizamova@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ
Руководитель: Низамова Гульнара Равиловна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 311 учащихся
У нас учат: 36 учителей

Новости Шугуровской СОШ имени В.П.Чкалова

День пожилых

Опубликовано: 02.10.2014

Укытучы яшен сорамагыз,
Мәктәп яшендәге бала ул.

Укучы үзенең остазын уздырып җибәргән очракта гына, укытучы канәгатьлек хисе кичерә, үзенең бурычын үтәлгән дип саный ала. Һәрбер мөгаллим үзенең шәкертләрен зыялы, укымышлы, кешелекле һәм намуслы шәхес итеп үстерергә тырыша. Үзенең теләгенә ирешсә, аннан да бәхетле кеше юк. Мондый бәхетле кешеләр безнең Шөгер урта мәктәбендә аз түгел. Ә бу бәхетткә ирешер өчен күпме күз нурлары түгәргә, йокысыз төннәр үткәрергә, күргәзмә материал әзерләргә, тәрбия чаралары уздырырга кирәк булганлыгын алар үзләре генә белгәндер. Болар барысы да артта калган. Аларны бәхетле картлык көтеп торган.
Октябрь аеның беренче көннәрендә традиция буенча Укытучылар бәйрәмен һәм Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Быел да бу көн зурлап билгеләп үтелде. Иртәдән бирле мәктәп шау - гөр килеп торды, музыка тынмады. Мәктәпкә иң кадерле кунакларыбыз –лаеклы ялдагы укытучыларыбыз, хезмәткәрләребез килде. Ә алар бездә барлыгы-42. Быелгы бәйрәм башка еллардан үзгә булды. Укытучыларыбызны, ветераннарыбызны котларга шәһәр мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Хыял” төркеме чакырылган иде. Төркем җитәкчесе Равил Гыйматдиновның өздереп баянда уйнавы, җырчылар Әнвәр Ямалиевның, Нурсинә Әхмәтшина, Фирүзә Мирзаянова, Әлфия Низами, яшь талантлы җырчы Рамил Габитов, авылдашыбыз җырчы Айрат Шәйхлисламовның моңлы дәртле тавышлары тормыш мәшәкатьләрен оныттырып яшьлеккә алып кайтты; биючеләр Мәхтүмә Сөләйманова, Гәүһәр Гыйрфанова, өлкән яшьтә булуларына карамастан, табан астыннан ут чыгарып биеделәр. Укытучы , шагыйрь Таһир Шәмсуаров үзенең шигырьләре белән бәйләп бәйрәм тантанасын алып барды. Сәгатьтән артык барган конертны тын да алмыйча карап утырдык. Соңыннан бәйрәм тантанасы мәктәп ашханәсендә чәй табыны артында дәвам итте. Бер күрешү – үзе бер гомер дигәндәй, кунакларыбызның истәлекләре күп иде. Алар бәйрәмнән зур канәгатьләнү хисләре белән таралдылар.
Бүгенге көндә һәркем байлык , мал туплау белән мавыгып яшәгәндә, мәрхәмәтлелек, кешелеклелек, гадилек, гаделлек дигән төшенчәләр арткы планга күчеп барганда, бер-беребезнең хәлен белергә вакыт тапмаган бер мәлдә мондый очрашулар , мондый күрүшүләр бик кирәк. Мәктәп профсоюз оешмасы, мәктәп администрациясе исеменнән барлык ветераннарга, укытучыларга исәнлек, “Хыял” төркеменә иҗади уңышлар теләп калабыз.
Шөгер урта мәктәбе укытучысы Р.Х.Хәертдинова



К списку новостей