МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание) |
| Телефон: | +7(855)-953-43-02 |
| E-Mail: | GR.Nizamova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Низамова Гульнара Равиловна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 311 учащихся |
| У нас учат: | 36 учителей |
Новости Шугуровской СОШ имени В.П.Чкалова
Сәнгатьле уку бәйгесе
Опубликовано: 16.05.201416 майда Иске Шөгер авылы Мәдәният йортында шагыйрь Таһир Шәмсуаровның иҗатына багышланган әдәби бәйге үткәрелде. Районыбыз мәктәпләрендә белем алучы әдәбият сөючеләр ,шигырь укучылар бәйгесен В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбенең икенче сыйныф укучылары ачып җибәрде. Алар укытучы-шагыйрь Таһир Шәмсуаровка багышланган җылы хисләрен, изге теләкләрен шигъри сәламләү аша җиткерделәр.Нәниләрнең чыгышыннан соң кайнар алкышлар астында сәхнәгә күренекле шагыйрь Таһир Шәмсуаров күтәрелде.Ул бәйгегә килүчеләрне сәламләп, аларга уңышлар теләде, үзенең яңа шигырьләрен сөйләп, күңелләргә яңа дәрт, илһам өстәде.Шагыйрь төбәгебездә иҗат белән, әдәбият-сәнгать белән кызыксынучылар арасында мәктәп укучыларының аеруча күп булуына шатлануын белдерде һәм бу районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының тырыш хезмәте нәтиҗәсе дип билгеләп үтте. Гомумән, Мәдәният елында районыбыз мәктәпләрендә чын мәгънәсендә матурлык дөньясы белән очрашу, укучыларның рухи байлыкларын арттыру, эстетик зәвыкларын тәрбияләү юнәлешендә бик күп чаралар үткәрелә.
К списку новостей














