• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание)
Телефон: +7(855)-953-43-02
E-Mail: GR.Nizamova@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ
Руководитель: Низамова Гульнара Равиловна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 311 учащихся
У нас учат: 36 учителей

Новости Шугуровской СОШ имени В.П.Чкалова

Иң яхшы башлангыч сыйныф укытучылары методик берләшмәсе -2014

Опубликовано: 01.04.2014

Башлангыч сыйныф укытучылары мәктәп методик берләшмәләренең алдынгы тәҗрибәсен тарату, аларның иҗади мөмкинлекләрен барлау һәм методик эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, 31 март,1 апрель көннәрендә “Иң яхшы башлангыч сыйныф укытучылары методик берләшмәсе -2014” муниципаль конкурсы үткәрелде. Бәйгедә районыбыз мәктәпләреннән 34 методик берләшмә катнашты. 31 мартта авыл мәктәпләре методик берләшмәләре конкурс эшләрен В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбендә якладылар, ә 1 апрель көнне шәһәр методик берләшмәләре Лениногорск каласының 4нче мәктәбендә чыгыш ясадылар. Мәктәп җитәкчеләре,укытучылар конкурста катнашучыларга уңайлы шартлар булдыру өчен барысын да эшләгәннәр: конкурс үткәрү урыннары тиешле техник чаралар белән җиһазланган иде, Шөгер урта мәктәбендә бәйгегә килүчеләрне кайнар чәй белән дә сыйладылар.

Жюри әгъзалары барлык катнашучыларның конкурска җитди әзерлек белән килүен билгеләп үтте. Мәктәп методик берләшмәләренең эше гаять тирән эчтәлекле, методик эшнең күпкырлы формаларга һәм алымнарга бай булуын, аларның заманча технологияләрне эзлекле һәм максатчан файдаланып эш алып баруларын күрми калу мөмкин түгел . Методик берләшмә җитәкчеләре һәм берләшмә әгъзалары чыгышларында үз эшчәнлекләрен иҗади якын килеп, үзенчәлекле итеп яктырта алдылар.Районыбыз мәктәпләрендә бик талантлы башлангыч сыйныф укытучылары эшләвенә һәм һәр берләшмәнең үз йөзе, кабатланмас кыйммәтле үзенчәлеге булуына тагын да инандык. Алар методик эшчәнлек өлкәсендә бер-берсен кабатламаса да, бүгенге көндә барыбыз өчен дә уртак максатыбызга – кече яшьтәге мәктәп балаларына сыйфатлы белем һәм тиешле тәрбия бирүгә ирешү өчен армый-талмый хезмәт итәләр.

“Иң яхшы башлангыч сыйныф укытучылары методик берләшмәсе -2014” муниципаль конкурсында иң яхшы нәтиҗәләргә түбәндәге мәктәпләрнең методик берләшмәләре иреште:

шәһәр мәктәпләре арасында:

1урын -5нче урта мәктәпнең методик берләшмәсе;

2нче урын- 2нче урта мәктәпнең һәм 12нче лицейның методик берләшмәләре ;

3нче урын- 7нче урта мәктәпнең методик берләшмәсе;

авыл мәктәпләре арасында:

1урын –В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбе МБ ,Иске Куак урта мәктәбе МБ;

2нче урын –Куакбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе МБ;

3нче урын- Сарабикол төп гомуми белем бирү мәктәбе МБ, Сугышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе МБ.

Җиңүчеләрне һәм призлы урыннарга лаек булучыларны чын күңелдән котлыйбыз. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм иҗади уңышлар телибез!



К списку новостей