МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание) |
| Телефон: | +7(855)-953-43-02 |
| E-Mail: | GR.Nizamova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Низамова Гульнара Равиловна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 311 учащихся |
| У нас учат: | 36 учителей |
Новости Шугуровской СОШ имени В.П.Чкалова
8 сентябрь – Россия халыклары телләре көне.
Опубликовано: 08.09.2026уган телем! Син – минем байлыгым, хәзинәм, барлык хасталардан дәвам…
(Рәсүл Гамзатов)
Бүген Россиядә беренче тапкыр Россия халыклары телләре көне билгеләп үтелде. Бу бәйрәм күпмилләтле илебезнең бай мәдәни мирасына багышланган. Дата очраклы сайланмаган: 8 сентябрь – данлыклы шагыйрь Расул Гамзатовның туган көне. Үз шигырьләрен ул рус телендә дә, туган авар телендә дә иҗат иткән. Аның иҗаты тирән символик мәгънәгә ия: ул мәдәниятләрне берләштерә һәм милләтара аралашуның әһәмияте турында искә төшерә.
Республикада гасырлар буе 175-тән артык милләт вәкиле тынычлыкта һәм татулыкта яши. Тел күптөрлелеген саклау бурычы элек тә, хәзер дә иң мөһим бурыч булып кала. Аларның һәркайсы өчен туган телен саклап калу, аны буыннан-буынга тапшыру бик мөһим.
В.П. Чкалов исемендәге Шөгер урта белем бирү мәктәбендә «Россия – Халыклар йорты» бөтенроссия диктанты оештырылды. 7-11нче сыйныф укучылары, укытучылар, ата-аналар татар телендә Бөтенроссия диктантында катнаштылар.
Бу бәйрәм катнашкан укучыларга, укытучыларга, ата-аналарга рәхмәтебезне белдерәбез.
К списку новостей














