• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание)
Телефон: +7(855)-953-43-02
E-Mail: GR.Nizamova@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ
Руководитель: Низамова Гульнара Равиловна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 311 учащихся
У нас учат: 36 учителей

Новости Шугуровской СОШ имени В.П.Чкалова

Лыжня России

Опубликовано: 08.02.2014

В первый день Олимпийских Игр в Сочи в нашем городе состоялась Лыжня России. Учителя нашей школы также принимали активное участие в этом спортивном мереприятии. 

Директор школы Гимаев Р.Р., учителя физкультуры Гимаев А.А., Гиматдинов Р.А., Калимуллин И.А., учителя информатики Халиков Л.З., Фархетднинова Р.Р., учителя татарского языка и литературы Харисова Л.М., Хайретдинова Р.Х., делопроизводитель Халикова Э.Р..

Мужщины бегали 2 км, а женщины - 1 км.

 

 

<p times="" new="" roman';="" font-size:="" medium;"=""> Сочи ярышлары безнең үзебездә.

Карлары, бураннары белән салкын кыш килде. Әйе, кыш безнең кирәкне бирә! Колакларны, битләрне чеметә, борыннарны кызарта. Кояш та, аз гына күренеп тора да, ашыга-ашыга офыкка кереп югала. Ә кышын табигать бик матур була. Аеруча, кыш көне урман бик матур һәм якты. Куаклар ап-ак бүрек кияләр. Нарат - чыршылар яшел күлмәкләре өстеннән мамык шәл ябыналар. Алар, әйтерсең лә, моңсуланып, тирән уйга чумганнар. Серле дә соң бу кышкы урман дигәннәре. Урамда җилле, салкын булса, урман эчендә тыныч һәм рәхәт. Моны каян белдең дисезме? 8 февраль көнне «Яшьлек” спорт комплексы территориясендә “Россия чаңгы юлы” ярышлары булып узды. Район оешма, предприятие вәкилләре, мәктәп укучылары, спортчылар зур оешканлык күрсәткәннәр. Көн салкын булуга карамастан, стадион каршындагы тирәклектә бу көнне кызу булды. Биредә чаңгы эстафетасында катнашучылар һәм чаңгы спортын яратучылар җыелган иде. Бу ярышларды В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбе коллективы да актив катнашты, алар арсында мин дә бар идем, шуннан чыгып әйтәм. Әлеге чара беркемнән дә җиңү дә, тизлек тә таләп итмичә, халыкны спортка тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырылган иде.

Менә, бәйрәмнең төп өлеше башланып, чаңгычыларга старт бирелде. Кызлар сәламәтлекне ныгытыр, күтәренке кәеф һәм көн буена җитәрлек энергия алыр өчен алга омтылдылар. Алар арасында мәктәпнең профсоюз оешмасы җитәкчесе Хәертдинова Резидә Хәтиф кызы, информатика укытучысы Фархутдинова Римма Рафаил кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Харисова Лилия Малих кызы, секретарь Халикова Энҗе Рубис кызы да бар иде. Ә егетләребез, мәктәп директоры Гимаев Равил Ризак улы, Гиматдинов Рамил һәм Абрар Анвар уллары, Халиков Ленар Җәүдәт улы, Калимуллин Илгиз Әсхәт улы, һәрвакыттагыча, чаңгы остасы булуларын раслар өчен финишка омтылды. Финиш сызыгында чаңгычыларны бүләкләр белән каршы алдылар, катнашучыларга спорт шапкалары тапшырдылар. Бу, әлбәттә, безнең өчен Сочи да узган ярышларда катнашып бүләк алуга тиң булды.

Тышта 25-30 градус булуы да безне куркытмады, киресенчә, спорт бәйрәмендә катнаша алуыбыз күңелләребезне тагын да куандырып җибәрде. Көннең шулай файдалы да, күңелле дә үтүенә куанып, табигатькә дә, оештыручыларга да рәхмәт әйтеп, өйләребезгә таралыштык.

В.П.Чкалов исемендәге мәктәпнең профсоюз оешмасы җитәкчесе Хәертдинова Резидә Хәтиф кызы



К списку новостей