МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание) |
| Телефон: | +7(855)-953-43-02 |
| E-Mail: | GR.Nizamova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Низамова Гульнара Равиловна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 311 учащихся |
| У нас учат: | 36 учителей |
Новости Шугуровской СОШ имени В.П.Чкалова
Выставка
Опубликовано: 07.02.20147 февраля в Шугуровской СОШ имени В.П. Чкалова организовали и провели очень важное мероприятие. Открыли выставку художественных работ художников нашего региона. Так же состоялась встреча с известными художниками.
Это
Мингазов Мударис Мухетдинович
Степанов Владимир Иванович
Карасёв Николай Владимирович
Мухаметова Магшия Мубараковна
Левлюх Анатолий Васильевич
Хусаинова Ирина Никоноровна
Гецев Вячеслав Степанович
Усманов Альберт Салихович
Хрулёв Виктор Васильевич
Зиннатуллин Яскар Габидуллович
Выставка картин это всегда праздник. Это яркое явление культуры, возможность соприкоснуться на прямую с прекрасным, c искусством. Тем более ценно - что авторы этих картин наши земляки.
Наша работа многогранна и сложна. И вот теперь, список наших дел, пополнится новым для нас делом. Организацией и открытием выставки. Мы надеемся, что в наших сердцах это событие оставит неизгладимое впечатление. Ведь все мы знаем, что красота спасёт мир. И именно искусство способно донести до человека осознание этой красоты, способно сделать мир совершенней, добрее и лучше.
В нашей школе выставка продлится до 13 февраля, за это время ее посмотрят все классы по графику.
Күңелләргә җан өргән күргәзмә.
Күңелләрне җылыткан күргәзмә.
В.П.Чкалов исемендәге мәктәптә тәүге тапкыр картиналар күргәзмәсе оештырылды. Һәм ул үзенә рәсем сәнгатенә битараф булмаган дусларын җыйды. Күргәзмә февральның 13нә кадәр дәвам итәчәк .
7 февральның кояшлы салкын иртәсендә В.П. Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбендә үзенә күрә бер дулкынландыргыч җанлылык сизелә иде.Чөнки монда бүген беренче тапкыр якташ рәссамнарыбызның рәсем күргәзмәсе ачылды. Бу күргәзмә рәссам Мөдәрис Минһаҗев инициативасы белән эшләнде. Күргәзмәгә Минһаҗев М. М ., Закиров М. С., Степанов В. И., Карасёв Н.В., Мухаметова М.М., Усманов А.С., Таманян А.Ж., Самойлова Т.И., Хрулёв В.В. , Ахметов ..., Гецев Г. С. кебек күренекле рәссамнарыбызның иҗат җимешләре куелган иде. Тантаналы вакыйгага шулай ук Лениногорск педагогия музыка-рәсем колледжының элеккеге директоры, рәссам Левлюх А.В., рәссамнар: Зиннатуллин Я. Г., Гецев В.С. да үзләренең коллегаларына , хезмәттәшләренә теләктәшлек белдереп килгәннәр. Табигатьнең салкын, 40 градуска җитүе алар өчен киртә булмаган. Шулай ук Лениногорск мәгариф бүлеге методисты Рамазанова Ландыш Гаяз кызы, Лениногорск педагогия музыка-рәсем колледжы укытучысы Хөсәенова И. Н., Шөгер авыл үзидәрә җитәкчесе Вакулюк Н.П. та бу бәйрәмнең кунаклары булды.
Бәйрәмне оештыручы һәм алып баручы Бадыкшанова Әлфия Илгиз кызы килгән кунакларны ,укытучылар коллективын рәссамнар һәм кунаклар белән таныштырып үтте. Күргәзмәдә катнашкан кунакларны Әлфия Илгиз кызы Шәйдуллина Г.В. сүзләренә, Бадыкшанов И. И. көенә язылган, “Шөгерем” дип аталган, беренче тапкыр башкарылган җыр белән сәламләде.
Беренче сүзне күргәзмәне оештыруга күп тырышлык куйган Минһаҗев Мөдәрис алды. Ул үзенең иҗаты, аның әһәмияте турында бик ялкынланып, хисләнеп сөйләде. Икенче сүз Степанов В.И. ка бирелде. Ул да үзенең иҗатын берничә сүз белән таныштырып үтте.”Гомумән алганда, мин очрашуларга йөрергә яратам. Бу очрашуларга бер вакытта да буш йөрмим, бүләк белән киләм”,-дип, мәктәп китапханәсенә Луи Буссенарның 8 томлыгын бүләк итте. Алай гына да түгел, үзенең иҗат җимеше булган, хрезалит ташыннан ясалган муенсаны, “Коллегама бүләк!”-дип , мәктәбебезнең рәсем укытучысы Бадыкшанова Әлфиянең муенына үз кулы белән элде.
Алдан әйтелгәнчә ,бу матур бәйгегә якташыбыз- Зелёная Рощада туып, укып бүгенгесе көндә Зәй шәһәрендә яшәп иҗат итүче Хрулёв Виктор Васильевич та кайткан иде. Ул картиналарын алдан җибәргән. Үзе менә нәкъ күргәзмә көнне кайтып төште. “Ничек машинагыз кабынды да, салкыннан курыкмыйча ничек кайтасы иттегез?”,- дигән сорауга. “Безне дуслык, бер-беребезгә карата булган хөрмәт, рәсем иҗатына булган җылы караш җылыта.”-дип үзенең уй-хисләрен шигьри юллар белән әйтеп бирде.
Шулай рәссамнар бер-бер артлы үзләренең чыгышларын дәвам иттеләр. Бу рәссамнар арасында шигьри җаннар күп иде. Алар үзләренең рәсемнәре белән генә чикләнмичә, күңелләр түрендә урын алырдай матур шигырләре белән дә безне шатландырдылар.
Лениногорск педагогия музыка-рәсем колледжыннан килгән кунагыбыз Хөсаенова И.Н. форсаттан файдаланып чыгарылыш укучыларын үзләрендә көтүләрен искәртеп үтте. Чөнки авыл мәктәпләре ягыннан караганда, район күләмендә безнең В.П.Чкалов мәктәбе сан ягыннан иң зурлардан санала. Шуңа күрә дә безнең мәктәпкә зур өметләр баглап килгәндер. Сүзенең соңында, килгән кунагыбыз рәсем кабинеты өчен дип, ике картина бүләк итте.
Ә Шөгер авыл үзидәрә җитәкчесе Вакулюк Н.П. үзенең чыгышында - "Бу күргәзмә бик матур күренеш. Күргәзмәгә килеп керү белән үзеңне ниндидер бер сихри могҗизага эләккән кебек хис итәсең. Монда фәлсәфи, тормыш турында уйланырга мәҗбүр итүче “тере” тормышчан, картиналар күп. Кайсы картинага тукталсаң да, үзебезнең йөрәкләргә якын булган өлешен табасың. Табигатебезнең, туган ягыбызның сихри бер матурлыгын тоясын, таныш: җиләк, гөмбә җыйган, таудан чана-чаңгы шуган урыннарны күрәсең. Картиналарда чагылыш тапкан елгалары, авыл урамнары, йортлары, печән эскертләренә кадәр газиз, якын. Алар шундый гаҗәеп бер зәвык белән башкарылган! Барсы да безнең өчен күңелгә гаҗәеп бер якын урыннар. Кайсы гына картинага күз төшерсәң дә үзеңнең йөрәгеңә үтеп керердәй, күңел түреңдә урын алырдай газиз урыннарны күрергә була. Мисал өчен, Иске Куак авылы ягына барганда сул якка күз төшерсәң Усманов Альберт Салих улы ( Мөэмин Каратай авылында туып үсеп, бүгенгесе көндә Зелёная Роща авылында яши) иҗат иткән рәсемдә, урман буендагы, тарихи истәлекләргә ия булган “Пугачев подалы”н танып алырга була. Бу үзе бер могҗиза түгелме! Ничәмә ничә еллар үткән, ә без, ул урынны , бүгенге буын вәкилләре танымаса да, таныйбыз! Рәссамның күңел тулы кичерешләре, үзенең туган ягына мәхәббәте, рәсемнәрендә чагылыш таба. Гомумән алганда, мин рәссам булмасам да аңлыйм, рәссамнарның ачык фикере, детальләп сүрәтли белүе, буяуларның, төсләрнең табигыйлеге искиткеч соклану тудыра. Киләчәктә дә мондый күргәзмәләр ешрак булсын иде.- диде.
Мәктәбебезнең милли мәгариф мәсьәләләре буенча директор урынбасары Хәсмухаметова Әлфия Сәгит кызы да үзенең чыгышында рәссамнарның зәвык белән эшләүләренә, талантларына исе китеп сөйләде. Һәрбер картина үзенә гаҗәеп җәлеп итеп тора, күзләрне ала алмыйча сокланып карыйсың. Табигатьнең, җиһанның матурлыгын сокланып карый белгән кешенең күңеле бай, саф була. Шушы матур, сихри хисләрне, күңел байлыгыбызны киләчәк буында да тәрбияли алсак бик әйбәт булыр иде. Балаларыбыз компьютр артларыннан азга булса да чыгып, шушы искиткеч матур рәсемнәрне күреп, рухи байлык алсыннар иде. Сез, хөрмәтле рәссамнар, җиһанга матурлык тудыручы затлар, күңелләргә җан өрүчеләр! Сезгә исәнлек-саулык, тагы да иҗади уңышлар телибез!”, -дип сүзен тәмамлады.
Әлфия Илгиз кызы урынлы итеп сүзләрне бирә торды, матур итеп, урынлы гына шаярткалап та алды. Булдырган кеше бар яклап та булдыра бит ул! Соңыннан бәйрәмне йомгаклап, Әлфия тормыш иптәше, мәктәбебездә үткән бар чараларны иңгә-иң куеп матур итеп алып баручы музыкантыбыз Бадыкшанов Илгиз белән, дуслык турында җыр белән тәмамлады.
Бу бәйрәм- рәссамнар белән очрашу, аларның иҗаты белән якыннан танышу- безнең күңелләрдә якташларыбыз өчен горурлык хисе уятты. Кышкы салкын көннәргә җылылык өстәгәндәй булды. Күргәзмәдәге иҗат әсәрләренә карап, әкияти дөньяда булып, фәкать матур, уңай хисләр генә кичердек.
Бәйрәм, килгән кунаклар белән тәмле коймак ашап чәй табыны артында дәвам итте.
Шәйдуллина Голфия.
Фоторепортаж:
Выставка














