МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание) |
| Телефон: | +7(855)-953-43-02 |
| E-Mail: | GR.Nizamova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Низамова Гульнара Равиловна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 311 учащихся |
| У нас учат: | 36 учителей |
Новости Шугуровской СОШ имени В.П.Чкалова
Муниципальная зимняя спартакиада
Опубликовано: 01.02.2014
В спорткомплексе "Атлант" прошла зимняяспартакиада среди учителей Лениногорского муниципального района. Были учителя и из нашей школы (список учителей).
Халиков Л.З. в подтягивании занял 1 место, Калимуллин И.А. в шорт-треке 2 место. Поздравляем победителей и призеров.
Үткән шимбәдә Лениногорск мәгәриф бүлеге идәрәсе хезмәткәрләре Хәсәнов М, Миргәлиева Г.Н тарафыннан кышкы спартакиада уеннары оештырылды. Бу уеннар шәһәрнең иң матур почмагында урнашкан спорт комплексында үтте. Спорт уеннары сезонын ачу һәм укытучылар коллективларын сәламләү өчен профсоюз берләшмәсе рәисе Сосункеевич М.Н. һәм Друк В.В. килгән иде. Друк В.В. спорт уеннарын ачык, дип белдереп һәр коллективка уңышлар теләде. Уеннар Россия һәм Татарстан гимннары астында дәүләт флагын күтәреп ачылды. Күңел тулы хисләр белән бу тантаналы минутларда без дә гимнга кушылдык. Бу үзенә күрә тагы да күңелләрне күтәрде. Җиңүгә өмет чаткылары уятты. Уеннарда ике дистәдән артык шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән килгән укытучылар көч сынаштылар. Билгеле инде, безнең В.П.Чкалав исемендәге мәктәп укытучылары да бу уеннардан читтә калмады. 35-40 градуслы, суык бабай битләрне чеметеп тора торган зәмҺәрир салкын 1 февраль иртәсендә мәктәп яны гөр итеп торды. Гыймаев Равил Ризак улы җитәкчелегендәге ,спортка битараф булмаган укытучылар коллективы: укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллина Э.И., татар теле укытучылары Хәертдинова Р.Х., Харисова Л.М, музыка укытучысы Бадыкшанов И.И., информатика укытучылары Халиков Л.Җ., Фәрхетдинова Р.Р., рус теле укытучысы Гыймаева Р.М., математика укытучысы Зиатдинова Г С., физкультура укытучылары Гыймаев А.А., Гыйматдинов Р.А., Кәлимуллин И.А.,тәрбияче һәм сәркәтип Халикова Э.Р, китапханәче Шәйдуллина Г.В. спорт ярышларында катнашырга әзер булуларын белдереп дәррәү җыелганнар иде. Барыбызның да өстендә махсус спорт киемнәре. Кәефләр күтәренке. Озатып калучылар төрле киңәшләр бирә, кемдер хәерле юл, уңышлар тели. Ә без үзебез, “ И Ходаем, район алдында оятка калмыйча, берничә урын алып кайтсак ярар иде, дип теләкләр тели-тели , аллага тапшырып юлга кузгалдык. Шофёрыбыз бик тәҗрибәле Халиков Равил Сәеф улы безне, исән- сау гына “Яшьлек” стадионына китереп җиткерде. “Урыннар алыгыз, җиңегез! Җиңү яуламасагыз алып кайтмыйм!” дип безне ярышларга өндәп калды.
Ярышлар өчен нинди генә спорт төрләре алынмаган!
Уеннар бик күңелле, нәкъ Сабантуй бәйрәмнәрендә генә була торган рухта . Спортның берничә төре буенча берюлы көч сынаштылар. Көч биреп торучылар уенчылардан да күбрәк иде дисәм дә ялгышмам. Һәр мәктәп җанатарлары “Тизрәк, тизрәк! Алга! Сынатма!” дип төрле спорт уеннарында көч-куәт биреп тордылар.
Аркан тартышу уены гына иң соңгы итеп үткәрелде . Бу уен аеруча җанлы, кызык үтте. Башта хатын- кызлар аркан тартса, соңыннан пәһлевандай ирләр белән бергә нәфис затларыбыз, хатын-кызлар катнаш төркемнәр булып аркан тартты. Хатын- кызлар арасында серёжкиноларга тиңнәр булмады. Авыл мәктәбеннән булгангамы, без, шәхсән алар өчен бик нык шатландык. Аларга көч бирә- бирә хәлдән тайдык. “Алар шул сало ашый, тазалар! Печән чабалар, сыер савалар! Кара нинди көчлеләр!”, дип шаярып куючылар да булды. Бу шаяру түгел инде , ә чынбарлык! Карандаш тотып кына көч булмый!
Ярышлардан без күңел күтәренкелеге алып ял иттек. Уеннар тәмамланганнан соң, бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде, ярышка килгән һәр коллективка тәмле тортлар бүләк ителде.
Безнең мәктәптән дә җиңүчеләр булды. Алар : турникта күтәрелү бенча Халиков Ленар Җәүдәт улы- 1 урын, конькида(шорт-трек) Кәлимуллин Илгиз Әсхәт улы -2 урынны яуладылар. Егетләребезнең җитезлегенә, көченә сокланмаган кеше калмады. Бик күпләр көнләшеп тә караганнардыр , дип уйлыйм.
Ә без коллегаларыбызның җиңүләренә шатланып, алар өчен горурлык хисе кичереп шат күңел белән кайту юлына кузгалдык. Киләчәктә үзебезгә, көнгә бер генә сәгать булса да спорт белән шөгыльләнергә дигән максат куйдык.
Спорт белән дус кеше һәрвакыт сәламәт, физик яктан нык була. Бездә, В.П.Чкалов исемендәге мәктәптә , спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар булдырылган. Теләк кенә булсын!
К списку новостей














