• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание)
Телефон: +7(855)-953-43-02
E-Mail: sch468@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ
Руководитель: Низамова Гульнара Равиловна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 342 учащихся
У нас учат: 36 учителей

Новости Шугуровской СОШ имени В.П.Чкалова

Илһам Шакиров - халык җырчысы.

Опубликовано: 16.02.2023

Укучыларның  Илһам Шакиров турындагы белемнәрен арттыру; тормышы, иҗаты, белән тирәннәнрәк таныштыру;  җырчы  репертуарындагы җырлар аша балалар күңелендә милли моң-көйләребез белән кызыксыну; татар җыр сәнгатенә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү максатыннан  15 нче февральдә, И.Шакировның туган көнендә, В.П.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә «Илһам Шакиров - халык җырчысы» дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара үткәрелде.

  Татар халкының бөек җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Алтын Аполлон» бүләге  иясе  Илһам Шакировны еш кына «халкыбыз илһамы» дип йөртәләр. Әйе, исеме җисеменә туры килә шул, аны лаеклы рәвештә «халкыбыз Илһамы» дип атап була. И.Шакиров иҗаты безнең татар сәнгатендә, гомумән татар дөньясында, аерым бер урын алып тора. Татар халык җырларын, татар җыр сәнгатен Илһам Шакиров өр-яңа баскычка күтәрә, ул башкарган әсәрләр, классик дәрәҗәдә булып, татар мәдәниятенең «алтын фонд»ын тәшкил итә. Ул – безнең җыр сәнгатен иң биек ноктага күтәрүче, милләтнең моңын бөтен халыкларга танытучы. Халык шагыйре С.Хәким болай дип язды: «Илһам Шакиров – чын талант, халык улы».

     Әлеге чарада укучылар Илһам Шакиров башкаруында җырлар тыңладылар.



К списку новостей