• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание)
Телефон: +7(855)-953-43-02
E-Mail: sch468@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ
Руководитель: Низамова Гульнара Равиловна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 342 учащихся
У нас учат: 36 учителей

Новости Шугуровской СОШ имени В.П.Чкалова

Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып.

Опубликовано: 16.02.2022

Укучыларның М.Җәлил тормышы һәм иҗаты турында белгәннәрен киңәйтү, аның шигырьләренең асылына төшенү, шагыйрьнең иҗатына кызыксыну уяту, телебезгә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан 15 нче февральдә, Муса Җәлилнең туган көнендә, В.П.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә төрле чаралар уздырылды. 5-6 сыйныф укучылары герой-шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, 8-9 сыйныф укучылары тиңсез батырлык белән сугарылган тормыш юлын яктырттылар. 10 - 11 сыйныф укучылары мәктәп китапханәсендә китап укучылар конференциясе уздырдылар. Шулай ук укучылар Муса Җәлилнең китапларыннан оештырылган күргәзмә белән дә таныштылар.

Шагыйрьне үтерсәләр дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмады. Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты. Муса Җәлил исемен, илебез халкы гына түгел, бөтендөнья халкы горурлык белән искә ала. Аның көрәше, эшчәнлеге – кыюлык һәм батырлык үрнәге.



К списку новостей