• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание)
Телефон: +7(855)-953-43-02
E-Mail: sch468@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ
Руководитель: Низамова Гульнара Равиловна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 342 учащихся
У нас учат: 36 учителей

Новости Шугуровской СОШ имени В.П.Чкалова

Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның (1886–1926) тууына 135 ел.

Опубликовано: 28.01.2021

2021 елның 28 гыйнварында татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның (1886-1926) 135-еллыгына багышланган «ХХ гасыр башыннан сәяхәт» исеме астында 9В сыйныфында сыйныф сәгате үткәрелде.

Әлеге чарада Хәйрова Р.Н. китап сөюче укучыларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, аның язмышы һәм мирасы белән бәйле кызыклы фактларны ачыклады. Соңгы вакытта Ф.Әмирхан турында беренче фантаст татар язучысы дип сөйлиләр. Ул киләчәк тормышны бик төгәл күз алдына китерә белгән. Әйтерсең, ул 50 нче елларда яшәгән. Бу сәләт, мөгаен, чын профессиональ язучыларда гына буладыр. 1909 елда язылган «Фәтхулла хәзрәт» повестында язучы смартфон һәм видеоэлемтәне беренче булып тасвирлаган. Укучылар Ф.Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» повестеннан өзекләр укыдылар һәм фикерләр алыштылар.Укучыларга укырга тәкъдим ителгән өзекләр:

Бу тавыш Әхмәтнең куен кесәсеннән килә иде. Әхмәт шул кесәсеннән көзгесымак бернәрсә чыгарды да карап тора башлады. Берәр минут үткәч, Фәтхулла хәзрәтнең артык гаҗәпләнүенә каршы, көзге адәм тавышы белән сөйли башлады. Хәзрәт, куркынып, калтыранып, көзгегә күз салды. Анда Ләйлә сурәте күренә иде. Хәзрәт Ләйлә белән Әхмәтнең сөйләшкәннәреннән бернәрсә дә аңлый алмады. Әхмәт, сөйләшеп бетереп, көзгене кесәсенә тыгып куйгач, хәзрәт аннан:

– Бу тылсымлы көзгене, бәрфараз, гыйльме симия белән ясагандырсыз инде? - дип сорады.

Әхмәт аңар бу нәрсәнең көзге түгел, бәлки көзгеле чыбыксыз телефон икәнлеген сөйләде.

Бүлмәдә каты звонок тавышы яңгырады. Ишек янында кечкенә көзгедә бер кеше күренә иде. Урамда торган кеше өйдә ничек күренә алсын инде, дип уйлады Фәтхулла һәм үз күзләренә ышанмады.



К списку новостей