• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание)
Телефон: +7(855)-953-43-02
E-Mail: GR.Nizamova@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ
Руководитель: Низамова Гульнара Равиловна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 311 учащихся
У нас учат: 36 учителей

Новости Шугуровской СОШ имени В.П.Чкалова

Туган телем-тиңсез хәзинә

Опубликовано: 26.01.2021

Халыкара Туган тел көненә багышланган чараларның берсе-“Туган телем-тиңсез хәзинә”дигән КВНда 9а сыйныф укучылары бик теләп катнашты.Бәйгенең максаты: сүз байлыгын үстерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, укучыларда тапкырлык сыйфатлары, йөгерек фикерләү күнекмәләре, игътибарлылык формалаштыру.

КВНда “Зирәкләр” һәм “Акыл ияләре” командалары көч сынашты.Уенчылар тапкырлык, зирәклек таләп итүче табышмак-сорауларга җавап биреп кенә калмадылар, бирелгән хәрефләрдән мәкальләр җыйдылар, татарча фразеологизмнарның рус телендәге парларын да эзләп таптылар.Өй эше итеп бирелгән бирем дә иҗади фикерләүне таләп итә: укучылар тел турында берәр мәкальне ребус формасында әзерләп, икенче командага тәкъдим итәргә тиеш иде. Чара барышында командалар татар халык әкиятләрен, җырларын искә төшерүгә багышланган кызыклы сораулар һәм биремнәр үтәделәр.КВНда “Акыл ияләре” командасы җиңү яулады.



К списку новостей