МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание) |
| Телефон: | +7(855)-953-43-02 |
| E-Mail: | GR.Nizamova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Низамова Гульнара Равиловна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 311 учащихся |
| У нас учат: | 36 учителей |
Новости Шугуровской СОШ имени В.П.Чкалова
12 апрель – Космонавтика көне
Опубликовано: 11.04.201911 апрель көнне, В.П.Чкалов исемендәге мәктәп китапханәсендә, 12 апрель – Космонавтика көненә карата күргәзмә оештырылды. Укучылар бик теләп күргәзмә белән таныштылар. Үзләренең уй- фикерләре белән фикер алыштылар. Мәктәп китапханәсе көне буе үзенең дусларын кабул итте.
1961 нче елның 12 нче апрелендә Байконур космодромыннан бортына кеше утырткан №Восток” исемле дөньяда беренче космик корабль беренче космик тизлек белән һавага күтәрелде һәм орбита буенча Җир тирәли оча башлады һәм бу беренче кеше Ю.А.Гагарин иде.
Ю.А.Гагарин батырлык, хезмәт сөючәнлек, кешенең бетмәс – төкәнмәс мөмкинлекләре символына әйләнде. Аның исеме тарихка кереп калды.
Галям киңлекләре.
Балачакта тау башыннан
Күккә сузып кулларны,
Күпме тапкыр хыялланган
Тотарга болытларны.
Биек баскыч буйлап өскә
Менеп җиттем дигәндә,
Югарыдан аска оча...
Төш өзелә шул мәлдә.
Яр читендә басып тора
Әзерләнеп очарга –
Ике кулны канат итеп,
Әверелеп кошларга.
Әкият төсле хыяллар
Була тик балачакта.
Чын тормышта могҗизалар
Күбрәк туа кайчакта.
Моннан нәкъ 58 ел
Бөтен дөнья ишеткән:
- “Восток – 2” корабы бит
Космоска менеп төшкән!
Кошлар да күзли алмыйдыр
Ул кадәр биеклекне.
Тик бер Ходай гына биргән
Кешегә бөеклекне!
Көн тудымы – бер яңалык
Шаккатмый хәзер күпләр...
Саклыйк галәм иминлеген!
Гел зәңгәр булсын күкләр!
К списку новостей














