• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание)
Телефон: +7(855)-953-43-02
E-Mail: GR.Nizamova@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ
Руководитель: Низамова Гульнара Равиловна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 311 учащихся
У нас учат: 36 учителей

Новости Шугуровской СОШ имени В.П.Чкалова

Россия Федерациясе халыклары телләрендә V төбәкара фәнни-гамәли укулар һәм конференция

Опубликовано: 30.11.2018

2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, республика мәктәпләрендә тел һәм әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, туган телгә, тарихка кызыксыну уяту, укытучыларның тикшеренү компетенцияләрен, һөнәри осталыкларын камилләштерү максатыннан гомуми белем оешмалары укучылары, педагоглары өчен 2018 елның 28 нче ноябрендә Россия Федерациясе халыклары телләрендә V төбәкара фәнни-гамәли укулар һәм педагоглар өчен конференция үткәрелде. Ул быел Совет районы 180 нче полилингваль гимназия базасында уздырылды. Конференциядә Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Марий Эл, Чувашия, Мордва республикаларыннан, Мәскәү шәһәре, Мәскәү, Ульяновск, Оренбург, Астрахань, Сверловск, Самара өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округы мәктәпләре укучылары, педагоглары катнашты. Конференция барышында укучылар фәнни-эзләнү эшләрен рус, татар, чуваш, башкорт, удмурт, мари, мокша, эрзя телләрендә якладылар. Татарстан Фәннәр Академиясе, Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, күрше республикаларның фәнни оешмалары галимнәре, укытучылар, хакимият органнары, Татарстан Республикасы Халыклары Ассамблеясе милли-мәдәни автономия вәкилләреннән торган жюри, һәрбер чыгышны игътибар белән тыңлап, үз бәясен бирде. Конференциядә 300 дән артык укучы һәм укытучы катнашты. Конференциянең төп этабына үткән барлык катнашучыларга сертификат тапшырылды. Әлеге конференциядә 9 нчы сыйныф укучысы Дәүләтшина Алина һәм 10 нчы сыйныф укучысы Хайрова Адилә фәнни-эзләнү эшләрен татар теллендә якладылар. Конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының эчке сәясәт идарәсе башлыгы Д.М.Мостафин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары И.Г.Һадиуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире Р. Ф. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы халыклары Ассамблеясы җитәкчесе урынбасары Н.М. Владимиров, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары М.М. Фаттиев һәм башка рәсми кешеләр катнашты.



К списку новостей