• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание)
Телефон: +7(855)-953-43-02
E-Mail: GR.Nizamova@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ
Руководитель: Низамова Гульнара Равиловна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 311 учащихся
У нас учат: 36 учителей

Новости Шугуровской СОШ имени В.П.Чкалова

«Эрудит” әдәби-интеллектуаль викторина

Опубликовано: 01.03.2016

«Эрудит” әдәби-интеллектуаль викторина

1 мартта В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбендә район мәктәпләренең 4 сыйныф укучылары “Эрудит” әдәби-интеллектуаль викторинасында көч сынашты. Кунакларны бәйрәмчә бизәлгән залда әкият геройлары булып киенгән мәктәпнең 4 сыйныф укучылары матур итеп сәламләп каршы алдылар, бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләделәр. Район мәгариф бүлеге методисты Гаделшина Г.М. бәйгегә килүче укучыларны жюри белән таныштырып узды. Жюри әгъзалары – шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары һәр эшне бик игътибар белән тикшерделәр, сәнгатьле уку бәйгесен дә бөтен таләпләрне исәпкә алып бәяләделәр.

“Нәтиҗәләр чыгару җиңел булмады”, - дип билгеләп үттеләр жюри әгъзалары. Бигрәк тә сәнгатьле уку бәйгесендә җиңүчене сайлап алу өчен бөтен критерийларны исәпкә алырга туры килде. Чөнки барлык укучылар да матур чыгыш ясады. Ләкин барлык балларны санаганнан соң түбәндәге нәтиҗәләр килеп чыкты:

1 урын – Воевода Альбина (Шөгер урта мәктәбе)

2 урын – Насыйбуллин Радмир (Түбән Чыршылы төп мәктәбе)

3 урын – Мусин Динар (Сарабиккол төп мәктәбе)

Җиңүчеләрне, аларны әзерләгән укытучыларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!

Бәйге барган залда китапны пропагандалау, укучыларны әдәбият белән кызыксындыру өчен Шәйдуллина Г.В. тарафыннан бай эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырылган иде. Башлангыч сыйныф укытучылары “Әдәби геройлар бездә кунакта” дигән рәсем күргәзмәсенә балаларның матур рәсемнәрен урнаштырганнар. Гомумән, бу чара барышында һәрбер катнашучы үзен гаҗәеп матур әдәбият илендә итеп хис итте, күңелен, рухи дөньясын баетты.

Шөгер мәктәбе администрациясенә, укытучыларына бәйге оештыруда зур хезмәт куйганнары өчен зур рәхмәт әйтәсе килә.



К списку новостей