МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание) |
| Телефон: | +7(855)-953-43-02 |
| E-Mail: | GR.Nizamova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Низамова Гульнара Равиловна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 311 учащихся |
| У нас учат: | 36 учителей |
Новости Шугуровской СОШ имени В.П.Чкалова
Герой шарыйрь - Муса Җәлил
Опубликовано: 17.02.2016
Герой шарыйрь - Муса Җәлил.
Башлангыч сыйныф укучыларына рухи-әхлак тәрбиясе бирү, балаларда Ватанны ярату хисе уяту максатыннан - 15 нче февральда патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына, аның ялкынлы иҗатына багышланган класстан тыш чара үткәрелде. Әдәби-музыкаль композициядә беренчедән алып дүртенчеләргә кадәр барлык сыйныф укучылары катнашты. Башлангыч сыйныф укытучылары кичәне балалар өчен кызыклы итеп оештыру өчен бик зур тырышлык куйганнар. Укучылар укытучылары белән берлектә Җәлилнең героик тормыш юлы буйлап сәяхәт иттеләр, аның турында эчтәлекле презентация карадылар, шагыйрьнең китапларыннан торган күргәзмә белән таныштылар. Кичәдә катнашучылар Җәлилнең төрле чорда язылган шигырьләрен, аның сүзләренә язылган җырларны тамашачыларның күңелләрен кузгатырлык итеп башкардылар. Мондый чаралар балалар күңелендә тирән эз калдыра, кешелекнең явыз дошманы булган фашизмны җиңгән халкыбызның тиңсез батырлыгына соклану уята, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли.
К списку новостей














