МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание) |
Телефон: | +7(855)-953-43-02 |
E-Mail: | sch468@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ |
Руководитель: | Низамова Гульнара Равиловна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 342 учащихся |
У нас учат: | 36 учителей |
МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Шигырь бәйгесе
29.04.2021
Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан
В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбенең 1А сыйныфында (сыйныф җитәкчесе Шарафетдинова Д.Х.) балалар шагыйрьләре иҗат иткән шигырьләрне яттан уку бәйгесе булып үтте. Бу чара китапка мәхәббәт уяту, сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү максатыннан үткәрелде.
Конкурс чтецов
В рамках Года родных языков и народного единства с целью формирования навыка выразительного чтения в 1А классе Шугуровской СОШ им. В.П.Чкалова (кл.рук. Шарафетдинова Д.Х.) прошел конкурс чтецов. Дети наизусть рассказали стихи детских поэтов. Также сделали иллюстрации к этим стихам.
-
«Тукай безнен йөрэктэ»
29.04.2021
28 апреля в рамках мероприятий, приуроченных к Году родных языков и народного единства, среди учащихся 7а,5б,6б классов МБОУ «Шугуровской СОШ имени В.П.Чкалова» был организован литературный вечер
под названием «Тукай в наших сердцах», посвященный дню родного языка и 135-летию Г.Тукая. В ходе мероприятия ученики 7а класса показали инсценировку по мотивам сказки «Шурале», ученики 6 класса прочитали стихотворения Г.Тукая о родном языке, ученики 5класса выступили со стихотворениями собственного сочинения о великом поэте.
28 нче апрель көнне Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Габдулла Тукайга 135 ел тулу уңаеннан В.П. Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбенен 7а,5б,6б сыйныф укучылары арасында «Тукай безнен йөрэктэ» диеп исемләнгән әдәби кичә узды. Кичә барышында 7а сыйныф укучылары башкаруында «Шурәле» әкиятенең сәхнәләштерү күренеше оештырылды, 6 сыйныф укучылары башкарунда Г.Тукай шигерьләре яңгырады. Кичәне йомгаклап 5 сыйныф укучылары бөек шагыйрь Г.Тукай турында үзләре язган шигырьлэр белән чыгыш ясады.
-
Әдәби кичә “Милләтең белән горурлан,халкыңның үзе белән” .
27.04.2021
Әдәби кичә “Милләтең белән горурлан,халкыңның үзе белән” .
Туган (татар) теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында,Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбендә Г.Тукайның 135 еллыгына багышланган “Милләтең белән горурлан,халкыңның үзе белән” исеме астында 5-8 сыйныф укучылары өчен әдәби кичә үткәрелде. Бөек татар шагыйренең туган көнен ел саен билгеләп үтү В.П.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә матур традициягә әйләнде. Быел да апрельның соңгы ун көнен Г. Тукайның иҗатын өйрәнүгә багышладык. Аның шигырьләрен укыдык, әкиятләрен тыңладык, шигырьләре буенча эшләнгән мультфильмнар карадык. Соңыннан, Г. Тукайның туган көнендә бәйрәм үткәрдек. Аны «Туган тел» җыры белән башлап җибәрдек. Бәйрәмдә иң оста шигырь сөйләүчеләр, җырчылар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. 5-8 сыйныф укучылары Тукайның шигырьләрен сәхнәләштерде. Г. Тукай иҗаты аша балаларыбызда туган телебез – татар теленә мәхәббәт хисе тәрбияләнә. Туган тел ул әти-әни кебек үк газиз нәрсә.
Литературный вечер” Гордись своей нацией,своим народом".
В рамках недели родного (татарского) языка и литературы, посвященной Году родных языков и народного единства, в Шугуровской СОШ им.В. П. Чкалова состоялся литературный вечер для учащихся 5-8 классов под названием “Гордись своей нацией, своим народом”.
Ежегодное празднование Дня рождения великого татарского поэта стало доброй традицией в нашей МБОУ “Шугуровская СОШ имени В. П. Чкалова”. И в этом году последние десять дней апреля мы посвятили изучению творчества Г. Тукая. Мы читали его стихи, слушали его сказки, смотрели мультфильмы на его стихи. Затем, в день рождения Г. Тукая, мы провели праздник. Его начали с песни “О родной язык". На празднике свои таланты продемонстрировали лучшие чтецы,певцы..Учащиеся 5-8 классов инсценировали стихи Тукая. Благодаря творчеству Г. Тукая у наших детей воспитывается любовь к родному – татарскому языку.
-
Республиканская экологическая олимпиада учащихся 2-5 классов.
26.04.2021
25 апреля 2021 года в «Центре внешкольной работы» Ново-Савиновского района г. Казани состоялся открытый 3 тур Республиканской экологической олимпиады учащихся 2-5 классов. Чтобы пройти в очный тур данной олимпиады, ребята выполняли проектно- исследовательскую работу и стали победителями в своих муниципальных районах. Учащаяся 3А класса Кашапова Ралина (руководитель- Гарифуллина М.А.) выступила очень достойно. Ребятам очень понравилось. Они получили много положительных эмоций и много опыта.
-
"...И Мөкатдәс, моңлы сазым" тема астында татар әдәбиятыннан проект эшен яклау.
24.04.2021
"...И Мөкатдәс, моңлы сазым" тема астында татар әдәбиятыннан проект эшен яклау.
Туган (татар) теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында,Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан,Габдулла Тукайга 135 ел тулу уңаеннан В.П. Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбендә 9 сыйныф укучылары Заманова А., Вафина А. "...И Мөкатдәс, моңлы сазым" тема астында татар әдәбиятыннан проект эшләрен якладылар. Укучылар бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр.
Защита проекта по татарской литературе.
В рамках Недели родного (татарского) языка и литературы, приуроченной к Году родных языков и народного единства, в связи со 135-летием со дня рождения Габдуллы Тукая, в МБОУ “Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова” ученики 9-х классов Заманова А., Вафина А. защитили проектную работу по татарской литературе. Учащиеся рассказали своим одноклассникам о жизни и творчестве великого поэта.
-
“Зирәкләр һәм тапкырлар” викторинасы.
24.04.2021
“Зирәкләр һәм тапкырлар” викторинасы.
«Туган телләр hәм халыклар бердәмлеге елы» уңаеннан В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбенең 3нче В сыйныф укучылары белән “Зирәкләр һәм тапкырлар” викторинасы үткәрелде.
Максаты: укучыларда туган телгә карата ихтирам, мәхәббәт, горурлану хисе уяту.
Викторина “Умники и умницы” .
В рамках «Года родных языков и народного единства», объявленного в России в 2021 году с учащимися 3В класса Шугуровской СОШ им.В.П.Чкалова была проведена викторина “Умники и умницы” .
Цель мероприятия: привитие интереса к родному языку.
-
Әдәби кичә “Без-Тукай оныклары”
24.04.2021
Әдәби кичә “Без-Тукай оныклары”
Туган (татар) теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында,Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның истәлеген һәм иҗат мирасын мәңгеләштерү максатыннан, башлангыч сыйныф укучылары өчен «Без -Тукай оныклары» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Чарада башлангыч сыйныф укучылары Г.Тукайның катлаулы биографиясе белән таныштылар, язучының әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Габдулла Тукай тарихта аерым урын алып тора һәм аның рухи үсешендә, әдәбиятында, мәдәниятендә тулы бер чорны аңлата, шуңа күрә һәрвакыт халык хәтерендә калачак. Ә аның шигырьләре һәм әкиятләре матурлыкка, яхшылыкка, хезмәт сөючәнлеккә өйрәтәләр, мәрхәмәтле һәм гадел булырга өндиләр. Без Тукай әсәрләрен буыннан-буынга өйрәнеп, аның иҗаты белән рухланып яшибез.
Литературный вечер “Мы-внуки Тукая”
В рамках недели родного (татарского) языка и литературы, посвященной Году родных языков и народного единства, в Шугуровской СОШ им.В. П. Чкалова с целью увековечения памяти и творческого наследия великого татарского поэта Габдуллы Тукая, для учащихся начальных классов был проведен литературный вечер «Мы-внуки Тукая». На мероприятии учащиеся начальных классов ознакомились со сложной биографией Г. Тукая, инсценировали произведения писателя. Габдулла Тукай занимает особое место в истории и знаменует собой целую эпоху в его духовном развитии, литературе, культуре. А его стихи и сказки учат красоте, добру, трудолюбию, призывают быть добрым и справедливым. Мы изучаем произведения Тукая из поколения в поколение, вдохновляемся его творчеством.
-
«Моңлы Тукай теле!»
23.04.2021
17 апрель көнне Лениногорск Мәдәният сараенда татар халкының бөек шагыйрь Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган районкүләм «Моңлы Тукай теле!» бәйгесе узды. Бәйгенең максаты: татар телен, мәдәниятен, әдәбиятен саклау һәм үстерү, сәләтле балаларны ачыклау.
Шөгер урта мәктәбеннән чыгыш ясаучы 3 А сыйныф укучысы Кәшәпова Ралинә Г.Тукайның «Туган авыл» шигырен яттан сөйләде. Бу чара бик кызык һәм файдалы үтте. Барлык катнашучыларга да грамота, сертификат бирелде.
17 апреля В Лениногорском ДК состоялся районный конкурс стихов , посвященный 135-летию великого татарского поэта Г.Тукая. Целью проведения было сохранение татарского языка, литературы, культуры татарского народа, выявление одаренных детей.
Шугуровскую школу представила ученица 3 А класса Кашапова Ралина ( руководитель- Гарифуллина М.А.). Она рассказала стихотворение Г.Тукая « Родная деревня». Конкурс прошел интересно и с пользой. Всем участникам были даны грамоты и сертификаты.
-
Туган як җырчысы- Таһир Шәмсуаров белән очрашу.
22.04.2021
Максат:
- Укучыларны якташ язучыбыз ШамсуаровТаһир Ярулловичның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру,
- Таһир Ярулловичның әсәрләре аша укучыларда туган илгә, туган җиргә, туган авылга карата горурлык, мәхәббәт, хөрмәт хисе тәрбияләү.
Туган (татар) теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында,Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан,Габдулла Тукайның юбилее алдыннан В.П. Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбендә шагыйрь Таһир Ярулла улы Шәмсуаров белән очрашу узды. Бу очрашуны түземсезлек һәм дулкынлану белән көттек, чөнки шагыйрь үзе күрше авылдан , мәктәбебездә укытучы булып эшләгән. Таһир Ярулла улының шигырьләре — эчкерсез, игелекле — беркемне дә битараф калдырмады. Ул үзенең хис-тойгыларын, кешеләр турында шигырьләрен — җиңел, мавыктыргыч, нәзакәтле юмор белән укыды. Кыскасы, ТаҺир Ярулловичның иҗаты-ул аның күңел дөньясы.Тормыш юлының һәр мизгеле яшәү, дуслык, мәхәббәт турында уйлану— борчылу, сызлану. Очрашу матур һәм онытылмаслык эз калдырды.. Мондый чараларны мөмкин кадәр ешрак үткәрергә иде, чөнки укучыларыбызның , безнең арада яшәүче җирле шагыйрьләрне китаплары буенча гына түгел, йөзләре буенча да белүләре мөһим
Тагир Шамсуаров-певец родного края.
В рамках Недели родного (татарского) языка и литературы, приуроченной к Году родных языков и народного единства, в преддверии юбилея Габдуллы Тукая в МБОУ “Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова состоялась встреча с поэтом Тагиром Ярулловичом Шамсуаровым. Этой встречи ждали с нетерпением и с волнением всей школой, ведь поэт – свой, родом из соседней деревни , работал учителем в нашей школе Поэзия Тагира Ярулловича — искренняя, добрая, мудрая — никого не оставила равнодушным. В яркой выразительно-эмоциональной форме он читал свои стихи о чувствах, о людях — такие легкие, увлекательные, с тонким юмором. Несомненно, стихи оставили в душах слушателей сердечное тепло и свет.
Одним словом, творчество Тагира Ярулловича — это мир его души, выраженный в словах. Тревога, боль, сомнения, размышления о прожитом, о дружбе, о любви— в каждой строке вехи жизненного пути, и у каждого стихотворения есть своя история, которой он с удовольствием делился со слушателями.
Встреча получилась по-домашнему доброй и незабываемо яркой. Такие мероприятия важно и нужно проводить как можно чаще, чтобы местных поэтов, которые проживают среди нас, знали не только по книгам, но и в лицо.
-
“Без-Тукай оныклары”. Г.Тукайның иҗатына багышланган әдәби викторина
22.04.2021
“Без-Тукай оныклары”. Г.Тукайның иҗатына багышланган әдәби викторина.
Туган (татар) теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында,Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбендә 5-8 сыйныф укучылары арасында Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби викторина игълан ителде. Викторинаның максаты: Г.Тукайның биографиясен искә төшерү, әсәрләренә күзәтү ясау; шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту; шигырьләренә, әкиятләренә нигезләнеп Г. Тукай шәхесенә, әдәби мирасына мәхәббәт тәрбияләү; милли үзаң, үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Литературная викторина, посвященная творчеству Г. Тукая.
В рамках Недели родного (татарского) языка и литературы, приуроченной к Году единства родных языков и народного единства, в Шугуровской СОШ имени В. П. Чкалова была объявлена литературная викторина среди учащихся 5-8 классов, посвященная творчеству Г. Тукая. Цель викторины: напомнить о биографии Г. Тукая, дать обзор его произведений; вызвать интерес к творчеству поэта; привить любовь к личности, литературному наследию Г. Тукая на основе его стихов, сказок; воспитать чувство национального самосознания, гордости за свой народ.