Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422126, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Сардек-Баш, ул. Центральная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-642-50-68 |
E-Mail: | Ssar.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сардекбашская средняя школа" |
Руководитель: | Набиев Фанис Музакирович |
Год основания учреждения: | 1918 |
У нас учатся: | 100 учеников 36 воспитанников |
У нас учат: | 24 учителя 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Сөмбелә бәйрәме! 19.10.2023
Өлкән буын вәкилләренә хөрмәтебез һәм рәхмәтебез бик зур. 1нче октябрь өлкәннәр көне уңаеннан мәктәпкәчә белем бирү төркемендә көз бәйрәме бн үрелеп, күңелле бәйрәм булып узды. Әлеге чарага балаларның кадерле ак яулыклы әбиләре, дәү әниләре чакырылды. Бүгенге тыңгысыз көннәрдә безнең якты,матур киләчәгебез өчен тырышкан якыннарыбызны сөендереп, нәниләребез матур шигырьләр, эчтәлекле җырлар, биюләр бүләк итте. Йөзләрендә елмаю күрү һәммәбез өчен дә куаныч. Хөрмәтле өлкәннәребез,батырлыгыгыз,сабырлыгыгыз өчен һәммәгезгә дә зур рәхмәт! Алдагы көннәрегез кояшлы,якты, гөмер юлыгыз бәхетле, саулыгыгыз нык булсын.
Сөмбелә бәйрәмен дә балалар бик яраталар һәм зур куаныч белән көтеп алалар. Уңыш бәйрәменә күрсәткән театраль тамаша бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Балалар үзләре дә сизмәстән әкият геройлары белән әкият дөньясын гизеп йөрделәр. Куанычлы тәмамланган бәйрәм балалар күңелендә матур мизгелләр булып озак еллар истә калыр.
-
Председатель "Совет первых" 14.10.2023
Вчера прошли выборы председателя. После завершения события подсчитали голоса избирателей. Наибольшим количеством голосов председателем в «Совет первых» была избрана ученица 9 класса Гайнетдинова Камиля. Поздравляем!
-
Выборы председателя в "Совет первых" 13.10.2023
13 октября в школе прошли выборы председателя в "Совет первых". 5 кандидатов- претендентов на пост председателя "Совета первых" Валеев Данияр (11 кл.), Гайнетдинова Камиля (9 кл.), Кадирова Айсылу (7 кл.), Набиуллина Фируза (8 кл.), Шарафутдинов Айназ (10 кл.) выступили перед избирателями в предвыборных дебатах. Выборы прошли на высоком профессиональном уровне.
-
"Көзге табигатькә экскурсия"
10.10.2023
Октябрьнең беренче атнасында, мәктәпнең Яңа Сәрдек филиалының мәктәпкәчә белем бирү төркем балалары “Көзге табигатькә экскурсия” дигән тема бн табигать үзгәрешләрен күзәтергә чыктылар. Балалар көзге табигатьнең матурлыгына сокландылар. Көзне чагылдырган барлык үзгәрешләрне дә күзәттеләр. Саргайган яфракларны җыйдылар, аларны санадылар. Көз турында сынамышларны искә төшерделәр. Табышмакларга бергәләп җавап эзләделәр. Саф һавада һәрәкәтле уеннар уйнадылар. Алтын көзнең матур төсләрен хәтердә калдырырга теләп фотога төштеләр.
-
Сәхнәләштерү аша балаларда сөйләм телен үстерү
09.10.2023
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның аң үсешендә бакча бик мөһим урын алып тора . Бакча аларны берләштерә,җәмгыятьтә үз-үзләрен тотарга өйрәтә. Баланың бөтен тормышы - уен.Уенда бала тирә - юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең яшьтәшләре ,олылар белән мөгамәлә төзергә өйрәнә. Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсеше нык бәйләнгән.Сәхнәләштерелгән уеннар сөйләм теле үсешенә нык тәэсир итә. Менә шуңа күрә дә безнең бакчабызда сәхнәләштерү эшчәнлегенә зур әһәмият бирелә. Төркем тәрбиячесе Шарафетдинова Ландыш Ринат кызы балалар бн “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерде. Бик күңелле һәм эчтәлекле килеп чыкты.
-
Эшлибез дә, ял да итәбез 09.10.2023
Мәктәп коллективы белән Казанга сәяхәткә бардык. Тарихи урыннарны һәм шәһәрнең матурлыгын күзәткәннән соң, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә барган "Яратам! Бетте- китте" спектаклен тамаша кылдык.
-
Без коррупциягә каршы 09.10.2023
"Без коррупциягә каршы" дигән чаралар кысасында укучыларыбыз рәсем күргәзмәсендә катнаштылар һәм сочинениеләр яздылар. Эшләрне карап бәяләгәннән соң, иң әйбәт дип тапканнарын Республика күләмендә үткәреләчәк конкурста катнашыр өчен заявка бирелде.
-
Котлыйбыз! 06.10.2023
Укытучы көнендә үзенең хезмәтенә югары бәя - район башлыгы мактау грамотасы белән бүләкләнүче коллегабыз Мухаметзянова Йолдыз Исмагыйл кызын чын күңелдән котлыйбыз. Саулык, гаилә бәхете, эшендә иҗади уңышлар телибез.
-
Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз! 06.10.2023
Укытучы көнендә үзенең хезмәтенә югары бәя - "Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен" Күкрәк билгесе"нә лаек булган коллегабыз Шакирова Лилия Ләбиб кызын чын күңелдән котлыйбыз. Эшендә иҗади уңышлар, гаиләдә тынычлык телибез.
-
Укытучылар көне белән 05.10.2023
Мәктәптә, елдагыча, 5 октябрь Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Быел да әлеге чара укучылар тарафыннан бик матур үтте. Укучылар хөрмәтле укытучыларына шигъри тәлгәшләр, матур җырлар бүләк иттеләр. Рәхмәт сезгз, укучылар!