Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422126, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Сардек-Баш, ул. Центральная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-642-50-68 |
E-Mail: | Ssar.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сардекбашская средняя школа" |
Руководитель: | Набиев Фанис Музакирович |
Год основания учреждения: | 1918 |
У нас учатся: | 104 учеников 35 воспитанников |
У нас учат: | 25 учителя 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Табигатькә экскурсия
18.05.2023
Тырыш авылы башлангыч сыйныф укучылары урманга - табигать кочагына экскурсиягә бардылар. Россия геннеслар китабына кертелгән кырмыска оясы янында булдылар.
-
Безнең уңышлар
12.05.2023
Мәмәшир урта мәктәбендә Җамалетдин Бикташи исеме астында Vll төбәкара фәнни эзләнү конференференция үтте. Анда мәктәбебезнең Ill сыйныф укучысы Галимова Зөбәйдә "Халкымның милли бизәге" секциясендә лауреат исемен алды (җитәкче- Набиева Л.Н.),
"Яшь эзләнүче" секциясендә "Безгә хәзер почта кирәкме?" эше белән Агдалия һәм Данияз Галимуллиннар лауреат булдылар (җитәкче-Ганиева Ф. М.)
"Укыту тәҗрибәсе" секциясендә башлангыч сыйныф укытучысы Гомәрова Гөлгенә Заһит кызы "Башлангыч сыйныфларда уку грамоталылыгы куллану адымнары" эше белән l урын яулады.Алга таба да уңышлар телибез сезгә. -
Бөек Җиңү бәйрәме
08.05.2023
Бүген мәктәптә Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан тантаналы бәйрәм чарасы булды. Әлеге чарада хөрмәтле сугыш ветераны Борһанетдин абый, сугыш чоры балалары һәм өлкән буын кешеләре катнашты.
Сагынабыз да, горурланабыз да,
Онытылмыйлар корбан булганнар.
Бар бит менә безнең арабызда,
Җиңеп кайткан, исән калганнар.
-
"Җиңү тәрәзәсе" акциясе
06.05.2023
Яңа Сәрдек башлангыч мәктәбе укучылары "Җиңү тәрәзәсе" акциясендә катнаштылар.
-
"Җиңү тәрәзәсе" акциясе
06.05.2023
Бөек җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Тырыш авылы башлангыч сыйныф укучылары "Җиңү тәрәзәсе" акциясендә катнаша.
-
Казан шәһәренә экскурсия
06.05.2023
5, 6 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә 6 май көнне Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Алар Татар дәүләт "Әкият" курчак театрында "Маугли" әкиятен тамаша кылдылар һәм "Зур уен" дип аталган күңел ачу чарасында катнаштылар. Экскурсиядән балалар бик шатланып кайттылар.
- Всемирный день гигиены рук 05.05.2023
-
"Бабамның батырлыгы!"
05.05.2023
Мәктәпкәчә белем бирү тәркем балалары белән сугыш һәм тыл ветераннарының батырлыклары турында әңгәмә үткәрелде. Җинү көне уңаеннан сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган карт бабаларының портретларыннан "Үлемсез полк " ясадылар.
-
Сугыш ветераны белән очрашу
28.04.2023
Бүген мәктәбебез укучылары, район башлыгы Димитриев Сергей Димитриевич һәм авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мөзәкир улы белән берлектә, җирлегебездә гомер итүче сугыш ветераны Борһан бабайны җиңү бәйрәме белән котладылар.
-
"Тукай иленә сәяхәт"
27.04.2023
"
“Тукай иленә сәяхәт”
27 апрель көнне, мәктәпкә әзерлек төркемендә Габдулла Тукайга багышланган шигырь конкурсы узды. Балалар Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк”, “Эш беткәч уйнарга ярый” дигән шигырьләрне сәхнәләштерделәр. “Тукай иленә сәяхәт” дип аталган интерактив уенын уйнадылар. Бергәләп “Туган тел” җырын җырладылар.