Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Псякская средняя школа" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Пычак урта мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422130, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Псяк, ул. М.Яхина, д. 78 |
Телефон: | +7(843)-643-42-23 |
E-Mail: | Spsk.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Псякская средняя школа" |
Руководитель: | Давыдов Радик Леонидович |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 76 обучающихся / 9 воспитанников |
У нас учат: | 16 педагогов / 3 воспитателя |
Новости МБОУ "Псякская средняя школа"
"Сагына Киме, сагына бөтен илем Сөекле улын - халык җырчысын" методик кулланмасын тәкъдим итү кичә- конференциясе
Опубликовано: 26.10.2013Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме мәктәбендә “Сагына Киме, сагына бөтен илем Сөекле улын – халык җырчысын” методик кулланмасын тәкъдим итү кичә конференциясендә катнашырга насыйп булды.
Күлле Киме бик күп данлыклы шәхесләрне тәрбияләп үстергән мәктәп. Шулар арасында иң югары дәрәҗәгә ирешкән шәхесләрнең берсе – Сибгат Хәким. Сибгат Хәким хөрмәтенә мәктәптә (үзе исән вакытта) бик күп мәгълумат тупланган, эчтәлекле музей да оештырылган. Музей җитәкчесе, Луиза апа, үз эшенә җан-тәне белән бирелгән, Сибгат Хәкимне якыннан белгән, аның иҗатына гашыйк шәхесләрнең берсе. Аның эчтәлекле чыгышы С. Хәкимнең иҗатына булган мәхәббәт хисләрен куңелләребездә яңадан яңартты. (Музейдан фото тәкъдим ителә)
Конференциянең икенче өлешендә Зөмәрә Нихәт кызының методик кулланма тәкъдим итүе белән күңелләрдә якты эз калдырды. Методик кулланма нигезендә бик күп укытучыларның С. Хәким турындагы дәрес эшкәртмәләре ята.
Конференция оешкан рәвештә, югары дәрәҗәдә үтте. Күлле Киме укытучылары коллективына, музей җитәкчесенә һәм Зөмәрә Нихәт кызына зур рәхмәтемне белдерәм.
Конференциядән берничэ фотосурәт: https://edu.tatar.ru/kukmor/psyak/sch/media/page1482204.htm
Фоторепортаж:
Конференция