муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422127, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Олуяз, ул. Новая, д. 1а |
| Телефон: | +7(843)-643-95-68 |
| E-Mail: | Sol.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Олуязская средняя школа» |
| Руководитель: | Аухадиев Ленар Харисович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 151 учащихся, 42 воспитанников |
| У нас учат: | 32 педагога |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
ГИА, ЕГЭ 04.02.2014

4 январьда 9 , 11 сыйныф укучылары һәм әти-әниләре өчен имтиханнарга әзерлек буенча җыелыш үткәрелде. Җыелышта Кукмара Информацион - методик үзәге белгече Галиахметова Г.Н. укучыларны һәм әти-әниләрне имтихан бирүдәге үзгәрешләр белән таныштырды.
-
Милли көрәш ярышы 04.02.2014

1 февральдә Кукмара муниципаль районы башлыгы призына милли көрәш ярышы уздырылды. Безнең 17 егетебез авылыбыз данын яклап бу бәйгедә катнаштылар һәм 3 ел рәттән иң көчле команда булуларын расладылар. Котлыйбыз !!!
-
Тарихи очрашу. 27.01.2014

Безнең мәктәптә ветеран укытучылар белән очрашулар еш була. 24 гыйнвар көнне башлангыч сыйныф укучылары, мәктәптә озак еллар завуч һәм биология-химия укытучысы булып эшләгән ветеран укытучыбыз Саляхова Рәсимә Харис кызы һәм " Туган якны өйрәнү музее" җитәкчесе Якупова Зөлхәбирә Мортаза кызы белән очрашу үткәрде. Рәсимә апа балаларга сугышның коточкыч афәт китерүен аңлатты. Балалар Бөек Ватан сугышы каһарманнары турында бик күп мәгълүмат алдылар. Зөлхәбирә апа үзебезнең авылдан сугыш кырына киткән, анда ятып калган авылдашларыбыз, ятим калган балалар турында сөйләде. Бу очрашу бездә зур тәэсир калдырды.
-
Әлифбадан " Кышкы уеннар " 25.01.2014

23-нче январь көнне 1-нче сыйныф укучылары , яңа мәктәпкә әти - әниләрне чакырдылар. Әлифбадан " Кышкы уеннар " дигән темага дәрес күрсәттеләр. Дәрестә төрле алымнар кулланып әлифбаны ничек үзләштерүләрен күрсәттеләр. Соңыннан мәктәп буенча экскурсия ясадылар.
-
Кызлар беренче! 19.01.2014

Захретдин Фахретдинов исемендәге Яшь талантларны ачыклаучы район күләм конурста 9 нчы сыйныф кызлары Хәсәнова Илүзә, Гатауллина Зәлинә беренче; 3 нче сыйныф укучысы Шаймарданов Фирдүс өченче урынны яуладылар. Аларга истәлекле бүләкләр һәм грамота тапшырылды. Алга таба да уңышлар сезгә, укучылар!
-
Ильяс өченче! 19.01.2014

Мәктәптә көрәш түгәрәгенә йөрүче 5 нче сыйныф укучысы Хазиев Ильяс Гәрәй батыр исемендәге районара ярыштан өченче урынны алып кайтты. Ул медаль, грамота, кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Алга, яңа үрләр яуларга сиңа, Ильяс!
-
Яңа елга Яңа мәктәп! 14.01.2014

Шатлыгыбыз эчкә сыймый,
Без бит Яңа мәктәптә!
Бу зур хисне әйтеп булмый.
Кабат-кабат сөйләп тә!
Безгә кунакка килегез,
Һәркемгә ишек ачык.
Бергә- бергә яшик, әйдә
Тәҗрибә уртаклашып!
-
Әтнә театры 13.01.2014

Олыяз мәдәният йортында Әтнә халык театры балалар өчен " Серле төн " дип исемләнгән әкият тамаша күрсәтте. Балалар бу әкият аша үзләрендә дуслык, батырлык, бердәмлек кебек яхшы сыйфатларны үзләштерделәр дип ышанып калабыз.
-
Белем дәрәҗәң ничек? 16.12.2013

Билгеле расписание буенча барлык сыйныф укучылары интернет тест эшлиләр. Уңышлар аларга.
-
II республиканская научно-практическая конференция школьников « Память сердца»
12.12.2013
Научно-исследовательская работа по изучению истории Великой отечественной войны продолжается.6 декабря 2013 года в «МБОУ « СОШ им. С.А.Ахтямова с. Манзарас» прошла II республиканская научно-практическая конференция школьников « Память сердца», посвященная Году экологической культуры и охраны окружающей среды. В номинации « Солдаты победы» ученица 9 класса Назмиева Алия заняла 1 место, ученица 8 класса Хазиахметова Ильсина получила сертификат. Их работы вошли в сборник « Поиск. Творчество. Успех» (материалы II республиканской научно-практической конференции. Манзарас. 6 декабря 2013год -175стр) Материалы учащихся можно посмотреть на сайте « Снежный десант».















