муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422127, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Олуяз, ул. Новая, д. 1а |
| Телефон: | +7(843)-643-95-68 |
| E-Mail: | Sol.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Олуязская средняя школа» |
| Руководитель: | Аухадиев Ленар Харисович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 151 учащихся, 42 воспитанников |
| У нас учат: | 32 педагога |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Табигатькә экскурсия 08.06.2014

Бүген табигатькә экскурсия оештырылды. Төрле дару үләннәре җыйдык. табигатьтә төрле уеннар уйнадык. Бераз ял иткәч " Минем яраткан героем" дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде.
-
Хәрәкәтле уеннар. 07.06.2014

Бүген балалар белән төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык. " Иң оста әкиятче " конкурсы кызыклы үтте. Балалар откан әкиятләрен сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар.
-
Кояш, һава һәм су 06.06.2014

Лагерьда һәр иртә гимнастик күнегүләр белән башланып китә. Буген " Кояш, һава һәм су" темасына әңгәмә үткәрелде. " Әйдәгез, танышыйк !" дигән тема астында түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр үтте.
-
Лагерьның ачылышы 05.06.2014

5 июнь көнне Олыяз мәктәбе каршында " Каенкай " ял һәм сәламәтлек лагерын ачу тантанасы булды. Лагерьга барысы 50 бала йөри. Алар белән 4 тәрбияче һәм 1 физрук эшли.
-
Табигать кочагында 29.05.2014

27 май көнне башлангыч сыйныф укучылары табигать кочагында ял иттеләр. Төрле уеннар уйнадылар, конкурслар үткәрелде. Балалар бик актив ял иттеләр.
-
" Соңгы кыңгырау" 24.05.2014

Тәмамланды тагын уку елы,
Шатлыклы көн бүген мәктәптә.
Тыңлаулары соңгы звонокны
Кыен кебек, һәм ул рәхәт тә.
Буген 11нче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Алда әле 11 сыйныфларның БДИ һәм 9 сыйныф укучыларыныңТДИ тапшырасылары бар. Уңышлар сезгә укучыларыбыз!
-
"Бердәм экологик дәрес" 12.05.2014

12 май көнне мәктәптә "Бердәм экологик дәрес" үткәрелде. Дәресне Биология һәм химия укытучысы Фаляхова Илүсә Рәисовна үткәрде. Әйләнә-тирәбездә экологияне яхшырту максатыннан агач утырту акциясендә катнаштык.
-
Балалар бакчасында кунакта
02.05.2014
Язның яхшылык эшләү атнасында башлангыч сыйныф укучылары балалар бакчасында Г. Тукайның " Өч теләк" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр, сәнгатьле шигырьләр сөйләп, бәйрәмне " Туган тел" җыры белән тәмамладылар.
-
Чишмәләребезне чистарту 02.05.2014

Чишмәләр- барлык төр сулыкларның башлангычы, тукландыра торган чыганагы. Чишмә яшәүдән туктаса, елга күлләрдә су бетәчәк, авылда ямь калмаячак. Шуны истә тотып 30 апрель көнне мәктәп укучылары Олыяз, Балыклы, Казаклар авыллары чишмә территориясен жыештырдылар.
-
Пожар куркынычсызлыгы конкурсы 02.05.2014

Пожар куркынычсызлыгы буенча укучыларының иҗади эшләре конкурсының муниципаль турында Ибрагимова Диләрәне 3нче урынны алуы белән котлыйбыз. Алга таба уңышлар сиңа, Диләрә!















