муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422127, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Олуяз, ул. Новая, д. 1а |
| Телефон: | +7(843)-643-95-68 |
| E-Mail: | Sol.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Олуязская средняя школа» |
| Руководитель: | Аухадиев Ленар Харисович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 151 учащихся, 42 воспитанников |
| У нас учат: | 32 педагога |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
" Без - замана баласы" 07.04.2014

Буген линейкада 1-4нче сыйныф укучылары " Без - замана баласы " дигән чыгыш белән башлангыч сыйныфлар атналыгын ачып җибәрделәр. Дәресләрдән соң " Кошлар - җирнең канатлы бизәге" - бәйрәм чарасы һәм " Әтәч - Кызыл Кәпәч" дигән әкиятне сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Язгы каникул җитте 22.03.2014

Бүгеннән мәктәп укучылары язгы каникулга китте. Каникул көннәре 1 апрельгә кадәр дәвам итә.
-
Алмаз Хәмзин белән очрашу
22.03.2014
Бүген мәктәпнең актлар залында "Сабантуй" һәм "Казан утлары" журналы делегациясе: Алмаз Хәмзин, Алмаз Гыймадиев, Алия Хәмзиналар белән очрашу булды. Балаларга концерт программасы күрсәтелде, һәркем бүләккә газета журналлар алды. Алия Хәмзина үзенең "Уку кирәк" җыры минусовкасын балаларга бүләк итеп китте.
-
Шигърият дөньясында
21.03.2014
Бүген мәктәп укучылары Бөтендөнья шигърият көнен билгеләп үтте.
-
Министр белән очрашу. 20.03.2014

Фән һәм мәгариф министры Фаттахов Энгель Нәвап улы бездә кунакта булды. Ул кабинетлар белән танышты, укучылар һәм укытучылар белән әңгәмә корды.
-
Районные соревнования 20.03.2014

18 марта в МБОУДОД "Центр внешкольной работы" проводились районные соревнования по военно-прикладным видам спорта, посвященных памяти А. Ф. Аминова. Наша команда заняла 3 место в конкурсе " Многоборье "Защита" и " Перетягивание каната".
-
Аҗаган - 2014 10.03.2014

6 март көнне мәктәптә «Аҗаган – 2014» хәрби-патриотик уены булып узды. Һәр класс, сугышчан җырлар җырлап, хәрби стройда йөрү осталыкларын күрсәткәннән соң спорт уеннарында көч сынашты.
Гадәттән тыш хәл килеп чыгу игълан ителгәннән соң, укучылар эвакуация планы буенча мәктәп бинасыннан урамга чыгып тезелде. Бинада беркем дә калмавы ачыклангач, укучылар марш-брасокка старт алды. Мәктәп директоры Хаҗиев Г.Х., ОБЖ укытучысы Шарафеева А. Х., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Назмиев И.Т. колонна булып тезелгән укучылар юлга кузгалды. Солдат укучылар сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында бер минут тынлык белән бүгенге тормыш өчен рәхмәтләрен белдерде. Аннары һәр сыйныф үзенә бирелгән план-карта буенча “ дошман” штабын камап алды. Балаларның “җиңү” авазына ноктаны мәчет манарасыннан яңгыраган моңлы азан нокта куйды.
“Аҗаган” – бүгенге болгавыр заманда һәрчак үзеңне якларга, сакларга, бер-береңә ярдәм итәргә, булышырга өйрәтүче уен. Ул команда рухын тәрбияли.
-
Спонсорлар бездә кунакта 04.03.2014

1 нче март көнне мәктәбебез чираттагы кунакларны кабул итте. Бу юлы безгә мәктәп төзелеше, аның бизәлеше, укыту - тәрбия эшчәнлеген оештыру өчен кирәк булган җиһазлар алу максатыннан акчалата ярдәм күрсәткән, безнең хөрмәтле спонсорларыбыз килде. Алар хөрмәтенә укучылар тарафыннан " Изгелек искермәс тә, тузмас та" дип исемләнгән чыгыш әзерләгәннәр иде. Кунаклар мәктәбебезне бик ошатты, алга таба да бергәләшеп, ярдәмләшеп торырга дигән фикергә килеп таралыштылар.
-
Ветеран укытучылар кунакка килде.
01.03.2014
Яңа мәктәпкә ветеран укытучылар кунакка килде. Алар яңа мәктәп залларына, кабинетларга сокланып йөрде. Балалар исән-сау булсын, укытучылар имин эшләсен дип теләк теләп киттеләр.
-
Стихи любимого поэта 28.02.2014

26 нчы февралькөнне беренче сыйныф укучылары арасында " Стихи любимого поэта" дигән тема астында шигырь укучылар конкурсы узды. Безнең 1 нче сыйныф укучысы Шарафеев Ислам ( укытучы: Гилмутдинова З. Ш. ) бу конкурста В. Орловның " навсегда со мной" шигырен сөйләп II урынга лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде.















