Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Центральная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-643-75-17 |
E-Mail: | Sya.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Яныльская средняя школа им.Р.М.Зарипова" Кукморского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шакиров Ришат Рашидович |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 184 учащихся, 30 воспитанников |
У нас учат: | 25 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
"Туган җир сулышы" конференциясе 25.03.2023
25 март көнне Зарипов Равиль Мәгъсум улы исемендәге Янил урта мәктәбендә 7 нче тапкыр Республикакүләм “Туган җир сулышы” фәнни-гамәли конференциясенең соңгы этабы булып узды. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Кукмара районы мәгариф бүлеге оештырган бу чарага республикабызның Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Мамадыш, Балтач, Арча, Баулы, Яшел Үзән, Норлат, Зәй, Әлмәт, Алабуга районнарыннан һәм Казан мәктәпләреннән 150гә якын укучылар, студентлар, укытучылар чыгыш ясадылар. Әлеге фәнни-гамәли конференциягә килгән барлык кунаклар да үзләренә файдалы мәгълүматлар, яңа эшләр башкарырга илһам алып киткәннәрдер дип уйлыйбыз. Тугыз секциягә бүленеп эшләгән жюри: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Республика олимпиада үзәге" методисты Кашаева Равилә Галәветдин кызы, якташ язучыбыз, балалар шагыйре Рәшит Бәшәр, мәктәбебезнең элеккеге укучысы, КФУ доценты Мотигуллина Әлфия Рухулловна, журналист Райнур Кадыйр улы, “Хезмәт даны” газетасының баш мөхәррире урынбасары Нургалиева Лилия Валерьяновна, Кукмара районы мәшъгульлек үзәге бүлегенең әйдап баручы белгече Мостафина Гөлназ Саматовна, Кукмара районы мәгариф бүлеге методистлары Нәбиев Таһир Газиз улы, Нигъматуллина Энҗе Рәфкать кызы, Фаляхутдинова Гөлнара Шәүкәт кызы чыгыш ясаучыларның хезмәтен гадел бәяләргә тырышты. Чыгышлар теманың актуальлеге, материалны бәян итүнең логикалыгы, фикерләрнең һәм нәтиҗәләрнең дәлилләнүе, ораторлык сәнгатенә карап бәяләнде. Секция утырышлары тәмамланганнан соң, катнашучылар актлар залына җыелып, укучылар, укытучылар көче белән әзерләнгән концерт карап ял иттеләр. Конференциябездә катнашкан һәркем Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталары белән бүләкләнде.
-
Тамчы-шоу 20.03.2023
Р. М. Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе укучылары даими рәвештә төрле конкурсларда, уен-бәйгеләрдә катнашып килә. Узган атнада 6 нчы сыйныфы укучылары Татарстан Яңа Гасыр телерадиокомпаниясенең мәктәп яшендәге балалар өчен булган “Тамчы шоу” интеллектуаль-күңел ачу тапшыруында катнашты. Тапшыруда әлеге сыйныфтан ике команда үзара көч сынашты. Уен барлыгы 4 турда барды. Беренче турда командаларга 12 тема буенча сораулар чиратлап бирелде. Икенче турда катнашучыларның белемнәре генә түгел, тизлекләре дә тикшерелде. Дүртенче турда һәр командадагы берәр укучы 30 секунд эчендә экранга арты белән баскан укучыларга сүзнең атамасын әйтми генә аңлатып бирергә тиеш иде. Укучылар бәйгедә үз осталыкларын күрсәтте, сорауларга төгәл җавап бирде. Нәтиҗәдә ике команда да бер үк күләмдә балл җыйдылар. Бәйгегә укучыларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хисмәтова Айсылу Хадиулла кызы һәм педагог-оештыручы Галимуллина Энҗе Гарәфетдин кызы әзерләде.
-
Сборка спилс-карты/Спилс-карта җыю бәйгесе 17.03.2023
В рамках предметной недели географии прошел конкурс по сбору спилс-карт.
География атналыгы кысаларында спилс карта жыю бәйгесе үтте.
-
География атналыгы 16.03.2023
13 нче март көнне мәктәбебездә география атналыгы башланып китте. 8 нче сыйныф укучылары географик диктант яздылар, кроссвордлар чиштеләр. 16 нчы март көнне 7 нче сыйныф укучылары арасында презентация яклау бәйгесе узды. 6 нчы сыйныф укучылары викторинада катнаштылар.
-
Чемпион России 14.03.2023
С 10 по 12 марта 2023 года в г.Казани прошло Первенство России по поясной борьбе корэш. В соревнованиях в Поволжском университете спорта принял участие в составе сборной Республики Татарстан в своей возрастной категории ученик 7 класса Минимуллин Инсаф. В итоге соревновательных дней Инсаф (педагог НазмиевИ.Т.) стал чемпионом России в своей возрастной категории. Поздравляем чемпиона России Минимуллина Инсафа и его тренера Ильсура Туфановича с победой и желаем спортивных достижений!
-
Пятый день недели технологии/Технология атналыгының бишенче көне 10.03.2023
Очень весело провели пятый день недели технологии. Учащиеся 5-8 классов соревновались по трудовым навыкам и профессиям.
Технология атнасының бишенче көнен бик күңелле үткәрдек. 5-8 сыйныф укучылары хезмәт күнекмәләре һәм һөнәрләре буенча ярыштылар.
-
Четвертый день недели технологии/Технология атналыгының дүртенче көне 09.03.2023
Прошёл четвёртый день недели технологии. Учащиеся начальных классов участвовали в школьном мини чемпионате БалаSkils по компетенции "Повар".
Технология атналыгының дүртенче көне үтте. Башлангыч сыйныф укучылары "Повар" компетенциясе буенча БалаSkils мәктәп мини-чемпионатында катнаштылар.
-
Третий день недели технологии/Технология атналыгының өченче көне 08.03.2023
Неделя технологии продолжается. Приняли участие в ежегодной сельской ярмарке "Янил базары". Продавали продукцию собственного производства.
Технология атналыгы дәвам итә. Ел саен үткәрелә торган "Янил базары" ярминкәсендә катнаштык. Укучылар үзләре җитештергән продукцияне саттылар.
-
Второй день недели технологии/Технология атналыгының икенче көне 07.03.2023
Второй день недели технологии под названием "День моды". Учащиеся 5-8 классов создали и защитили красивые модели одежд из вторичного сырья. Работы оценили справедливые члены жюри.
Технология атналыгының икенче көне "Мода көне" буларак билгеләп үтелде. 5-8 сыйныф укучылары икенчел чималдан ясалган кием модельләрен якладылар. Эшләрне жюри әгъзалары югары бәяләде.
-
Первый день недели технологии/Технология атналыгының беренче көне 06.03.2023
Учащиеся 7 класса провели мастер-класс "Волшебное оригами" для начальных классов.
7 нче сыйныф укучылары башлангыч сыйныф укучылары өчен "Тылсымлы оригами" дигән темага мастер-класс үткәрделәр.