Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Центральная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-643-75-17 |
E-Mail: | Sya.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Яныльская средняя школа им.Р.М.Зарипова" Кукморского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шакиров Ришат Рашидович |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 184 учащихся, 30 воспитанников |
У нас учат: | 25 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Мәктәп бакчасында эш башланды 05.05.2023
Язның бер көне ел туйдыра. Вахит башлангыч мәктәбе бакчасында эш гөрли.
-
Агач утырту/Посадка деревьев 04.05.2023
Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Менә шуның өчен бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез. Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. Шул уңайдан 9 нчы сыйныф укучылары Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы территориясендә агачлар утыртты!
На сегодняшний день одной из самых больших проблем является охрана природы, экологическое воспитание детей. Именно по этой причине мы должны сосредоточить все наши усилия на сохранении природы, улучшении экологической ситуации. Будущее, целостность природы в руках человека. В связи с этим учащиеся 9 класса посадили деревья на территории сельскохозяйственного производственного кооператива имени Вахитова.
-
Кар десанты/Снежный десант 28.04.2023
"Кар десанты" отряды 1991 нче елдан бирле 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерергә булышлык итәләр. Быел 27 нче апрельдән 9 нчы майга кадәр Новгород өлкәсендә һәлак булган сугышчыларны эзләү һәм җирләү буенча Кукмара аграр көллиятенең "Кар десанты" төркеме (җитәкчеләре Раниф Самигуллин, Ринат Шакировлар) студентлары, Янил урта мәктәбе директоры Ришат Рашид улы Шакиров белән берлектә 10 нчы сыйныф укучысы Хисматов Ильяс та катнаша. Алар Мясной Бор авылында Бөек Ватан сугышында ятып калган батырларның тарихын эзлиләр. Әлеге изге эшкә Янил урта мәктәбенең дә өлеш кертә алуы - безнең өчен зур горурлык.
С 1991 года отряд "Снежный десант" способствуют увековечиванию памяти воинов, погибших в годы Великой Отечественной войны 1941-1945 годов. В этом году с 27 апреля по 9 мая в Новгородской области в поиске и захоронении погибших воинов принимают участие студенты Кукморского аграрного колледжа (руководители Раниф Самигуллин, Ринат Шакиров), а также директор Яныльской средней школы Шакиров Ришат Рашидович и ученик 10 класса Хисматов Ильяс. Поисковая экспедиция проходит в селе Мясной Бор. Для нас большая гордость, что в это благородное дело может внести свой вклад и Яныльская средняя школа.
-
«Ак калфак» укучы кызлар бәйгесе 27.04.2023
23-25 нче апрель көннәрендә Казанда IV «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесенең финал туры узды. Кукмара районы данын яклап, Янил урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Мөхәрләмова Гүзәл Илшат кызы да әлеге бәйгедә катнашты һәм дипломант булды. Гүзәлне әлеге дәрәҗәле бәйгегә әзерләгән укытучыларга, әти-әнисенә, райондагы “Ак калфак” берлеге рәисе Җиһаншина Зөмәрә Нихат кызына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Туган тел көне 26.04.2023
26 апрель - татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне - мәктәбебездә ел ла күркәм традициягә әверелеп, Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Быел да бәйрәмдә укучылар Г.Тукайның шигырьләрен укыдылар, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкардылар, әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Чара “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
-
Чемпионат профессионального мастерства 13.04.2023
11-13 нче апрель көннәрендә Кукмара аграр көллиятендә «Агрономия» һәм «Сити-фермерлык» компетенциясе буенча Татарстан Республикасы юниорлары арасында һөнәри осталык чемпионатының региональ этабы узды. Конкурс мәйданчыгына Кукмара, Балтач, Теләче һәм Саба районнары мәктәпләренең 8-10нчы сыйныф укучылары килде. Чемпионатны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Садыйков Ирек Әнвәр улы катнашты. Безнең мәктәптән 10 нчы сыйныфта укучы егетләребез дә әлеге чемпионатта үзләренең көчләрен сынадылар. Хисматов Ильяс «Сити-фермерлык», Абаев Әмир «Агрономия» компетенциясе буенча I урынны яулады. Афәрин, егетләр. Чемпионатның алдагы этабында да сезгә уңышлар телибез!
С 11 по 13 апреля в Кукморском аграрном колледже прошел региональный этап чемпионата профессионального мастерства среди юниоров Республики Татарстан по компетенциям «Агрономия» и «Сити-фермерство». На конкурсную площадку приехали учащиеся 8-10 классов школ Кукморского, Балтасинского, Тюлячинского и Сабинского районов. В церемонии открытия чемпионата принял участие начальник отдела развития отраслей земледелия министерства сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан Садыков Ирек Анварович. Наши ребята, которые учатся в 10 классе, тоже попробовали силы в этом чемпионате. Хисматов Ильяс занял I место по компетенции "Сити-фермерство", Абаев Амир по компетенции "Агрономия". Молодцы, ребята. Желаем вам успехов и следующем этапе!
-
В школе прошёл субботник/Мәктәптә өмә үтте 12.04.2023
Әйләнә-тирә мохитне саклау – һәммәбезнең дә уртак бурычы. Ә бу без яшәгән йорттан, урамнан һәм авылдан башлана. Димәк, дөньяның экологик проблемаларын хәл итүгә без һәрберебез өлеш кертә ала.Шушыларны истә тотып, мәктәбебездә экологик өмә үткәрелде. Укучылар, укытучылар, мәктәп хезмәткәрләренең көче белән мәктәп территориясе һәм әйләнә-тирәсе җыештырылды. Мәктәп тирәсе укучыларның шат авазларыннан гөрләп торды, күңелле җырлар, музыка тавышы яңгырады. Күз ачып йомганчы территориябез кышкы кар астыннан чыккан чүп-чардан чистарынды. Өмәбезне экологик флешмоб белэн төгәлләдек. Бу өмә беренчесе һәм соңгысы булмас!
-
Волейбол ярышы 10.04.2023
Янил авылы яныннан үтеп китүчеләрне 8 нче апрель көнне мәктәп үзенә җәлеп итми калмагандыр. Мәктәп, мәктәп инде , һәрвакыттагыча, балкып каршы ала, озата диярсез. Юк, узып баручыларны андагы Сабантуй кебек тезелеп киткән машиналар, автобусларның күп булуы аптырашта калдыргандыр, диюем иде. Нәкъ шушы көнне Р. М. Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбендә авылыбызның игелекле эшмәкәре Рифкать Фәхретдинов исемендәге традицион районара волейбол ярышы үткәрелде. Безнең җирлек элек-электән спортның волейбол төре буенча дан тота. Әлеге ярышның мәктәбебездә 31 нче тапкыр үткәрелүе - шуның ачык мисалы. Быел да мәктәбебез районыбыз һәм күрше Балтач районыннан килгән 13 укучылар командасын сөенеп каршы алды. Нәтиҗәләргә килгәндә, кызлар командалары арасында: 1 урын - Янил урта мәктәбе, 2 урын - Чарлы урта мәктәбе, 3 урын - Кукмара аграр көллияте. Егетләр командалары арасында: 1 урын - Балтач районы Куныр урта мәктәбе, 2 урын - Арбаш урта мәктәбе, 3 урын - Кукмара аграр көллияте. Иганәчебез һәр җиңгән командага шәхсән үзе кубок һәм медальләр, акчалата бүләкләр тапшырды. Ә бүләкләү моның белән генә тәмамланмады. "Иң яхшы уенчы" исеменә кызлардан Самигуллина Алинә (Янил), егетләр арасында Михайлов Никита лаек булды. Ә "Иң яшь уенчы" лар икесе дә Янил урта мәктәбеннән иде. 2 нче сыйныф укучысы Хурамшин Нурислам һәм 3 нче сыйныф укучысы Яковлева Валерия иде. Алар көндәш командалардагы югары сыйныф укучыларына каршы торып, бик матур уен күрсәттеләр. Килгән һәр командага, катнашкан һәр укучыга, бигрәк тә ярышның төп иганәчесе булган Рифкать Шәрип улы Фәхретдиновка зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Илләребез тыныч булып, алдагы елларда да әлеге традицион ярышыбыз дәвам итәр дигән өметтә калабыз.
-
Галиҗәнап дәреслек 02.04.2023
2 апрель -Балалар китабы көне уңаеннан, мәктәбебез китапханәчесе Фирая Шарифулловна башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә «Галиҗәнап дәреслек» дип исемләнгән ачык чара уздырды. Укучыларда китапка карата хөрмәт елдан-ел кимеп барган заманда, әлеге төр бәйрәмнәрнең уздырылуы бик мөһим. Безгә китапның абруен күтәрү бик кирәк. Югыйсә, китап уку культурасы онытылып бара. Югары дәрәҗәдә оештырылган, кызыклы әлеге чарада укучылар җырладылар да, биеделәр дә һәм төрле театраль-куелышларда да актив катнаштылар. Шулай ук башлангыч сыйныфлар арасында «Иң күп китап укучы» да билгеләнде һәм грамоталар белән бүләкләнде. Бәйрәм кунагы — авыл китапханәчесе Гөлнур Галимуллина яңа гына табадан төшкән, матур бизәлешле балалар китаплары белән таныштырды.
-
«Татар кызчыгы-2023», «Татар малае -2023» бәйгесе 31.03.2023
30 нчы һәм 31 нче март көннәрендә бакчабызда район күләмендә оештырылган «Татар кызчыгы-2023», «Татар малае -2023» бәйгесе югары дәрәҗәдә үтте. Әлеге бәйге татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган халкыбызның милли йөзен саклап калу, гореф - гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелде. Килгән кунаклар рухи яктан бай эчтәлекле бәйгедән бик канәгать булдылар. Ә бәйгедә катнашкан балалар, сәләтләре аша узләренең милләтпәрвәр булуларын күрсәттеләр, әлеге бәйгедән зур бүләкләр белән кайтып киттеләр.
30 и 31 марта в нашем саду на высоком уровне прошли районные конкурсы «Татар кызчыгы-2023», «Татар малае-2023». Конкурс проводился с целью сохранения национального облика татарского народа, чести и будущего, возрождения традиций и обычаев, формирования уважительного отношения к языку, воспитания в вере детей, проявления в семьях благородных качеств нашего народа. Гости были очень довольны насыщенным духовным содержанием конкурса. А ребята, участвовавшие в конкурсе, показали свои таланты. И с радостью, с подарками уехали с конкурса.