Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Центральная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-643-75-17 |
| E-Mail: | Sya.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Яныльская средняя школа им.Р.М.Зарипова" Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шакиров Ришат Рашидович |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 184 учащихся, 30 воспитанников |
| У нас учат: | 25 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
VIII Республикакүләм фәнни-гамәли конференция “Туган җир сулышы” 20.04.2024

Бүген мәктәбебездә “Туган җир сулышы” дип исемләнгән VIII Республикакүләм фәнни-гамәли конференция уздырылды. Әлеге чара елдан-ел үзенең киңлекләрен, статусын арттыра бара. Татарстаныбызның төрле районнарыннан килүче катнашучы эшләр саны буенча да динамик үсештә. Нәни галимнәребез Балтач, Саба, Арча, Балык бистәсе, Казан төбәгеннән үк килеп үзләренең эзләнү эшләрен якладылар. Быел икенче турга 100 дән артык эш кабул ителде һәм шуларның барысы да секцияләрдә каралып, үзләренең лаеклы урыннарын алдылар. Хөрмәткә лаек мөхтәрәм кунакларыбыз арасында якташ язучыбыз, балалар шагыйре Рәшит ага Бәшәрнең катнашуы да сөенечле вакыйга. Ел да узып килүче конференциябез район мәгариф җитәкчесе Илфат Ильяс улы тарафыннан да югары бәяләнде.
-
Р.Ш. Фахретдинов призына волейбол ярышы 18.04.2024

Гасыр белән бергә атлап барырдай, заманга лаеклы алмаш тәрбияләүдә спорт өлкәсенең әһәмияте тиңсез. Укучыларда көчле рухлылык, түземлек һәм максатка ирешү сыйфатларын тәрбияләүдә спорт зур этәргеч булып тора. Мәктәбебездә дә әледән-әле төрле спорт төрләренә караган районкүләм чаралар еш уздырыла. 18 апрель көнне шундый зур чараларның берсе районкүләм волейбол ярышы үтте. Шунысы сөенечле, быел мәктәбебез Фахретдинов Рифкат Шәрип улы призына үткәрелүче волейбол ярышының 30 еллык юбилеен бәйрәм итә. Ярышта катнашырга дип Кукмара районы мәктәпләреннән тыш, Балтач һәм Мамадыш районнарыннан да көчле уенчылар җыелган иде. Кызлар, егетләр командалары җанатарларга матур уен күрсәтеп, иң көчлеләре генә финалга уза алды. Кызлар арасында беренчелекне Янил мәктәбе командасы, егетләр арасында Аграр көллият командасы яулады. Безнең белән тыгыз элемтәдә торып, спорт өлкәсен үстерү, балаларга шөгыльләнер өчен мөмкинлекләр тудырганы өчен Фахретдинов Рифкат Шәрип улына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Районкүләм волейбол ярышы, киләчәктә дә үз уенчыларын югалтмыйча, озын гомерле булуын телибез.
-
Психологические консультации для родителей 17.04.2024

Уважаемые родители! В рамках проекта Образование «Национальные проекты России», службы поддержки родителей «Әти - әнием ярдәме» государственным автономным образовательным учреждением для детей, нуждающихся в психолого-педагогической и медико-социальной помощи «Центр психолого-педагогической реабилитации и коррекции «Росток» (далее - ГАОУ ЦППРК «Росток») проводятся бесплатные психологические консультации для родителей Республики Татарстан очно и в онлайн формате. Консультирование родителей по вопросам: детско-родительских отношений; возрастных и индивидуальных особенностей развития детей; готовности к обучению в школе; поведенческих, эмоциональных, интеллектуальных, мотивационных нарушений; развития, обучения и воспитания детей с ОВЗ. Запись на консультацию по телефону 8(843)563-35-16 и по адресу электронной почты: metodrostok@gmail.com. ГАОУ ЦППРК «Росток» находится по адресу: г.Казань, ул.Ак.Королева, д.4Б.
-
1 апрель - Халыкара кошлар көне 30.03.2024

Март ахырында, апрель башында безгә җылы яклардан күчмә кошлар әйләнеп кайта. Алар безнең якларга оя ясап, бала чыгарыр өчен кайта. Ә без - кешеләр - аларны матур-матур оялар белән каршы алырга тиеш. Кошлар сайравын барыбыз да яратабыз. Яз үзе дә шул кошларның моңлы сайравы белән ямьле, күңелгә рәхәтлек бирә. Кошлар үзләре дә чиста, матур, тыныч урыннарда оя корырга яраталар. Шуңа күрә дә кешеләр сыерчык ояларын яктырак, тынычрак, куркынычсызрак урыннарга эләләр. Кошлар көнендә мәктәптә төрле акцияләр, чаралар уздырыла. 22 март көнне "Сыерчык оясын элеп куй" акциясе үтте. Балалар үзләре ясаган ояларны мәктәп территориясендәге агачларга урнаштырдылар. Ул көнне 30дан артык агачка 30 оя эленде. Мондый чара мәктәбебездә ел саен уздырыла. Балалар да кошлар көнен зарыгып көтеп ала. Алар үз куллары белән ясаган матур, кошлар өчен уңайлы оялар моның шулай икәнлеген дәлилләп тора.
-
ПРОФЕССИОНАЛЬ ОСТАЛЫК БУЕНЧА ЧЕМПИОНАТНЫҢ РЕГИОНАЛЬ ЭТАБЫ 30.03.2024

10 нчы сыйныф укучысы Шакирова Гүзәл юниорлар арасында һөнәри осталык чемпионатының Татарстан Республикасы региональ этабында «Агрономия» компетенциясе буенча I урын яулады. Курбанов Сәйдәш «Сити-фермерлык» компетенциясе буенча III урын яулады. Укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен уңышлары белән котлыйбыз!Санкт-Петербург шәһәрендә узачак Россия этабында Гүзәл Татарстан данын яклап чыгыш ясаячак. Уңышлар телибез!
-
Информация 23.03.2024

Уважаемые коллеги! В связи с трагическими событиями в Москве, VIII Республиканская научно-практическая конференция «Туган җир сулышы», переносится на неопределенный срок. Просим участников отнестись с пониманием. Новая дата проведения конференции будет объявлена дополнительно. Берегите себя!
-
География атналыгы 18.03.2024

Мәктәбебездә география атналыгы үтте. 5-6 нчы сыйныф укучылары географик диктант яздылар, кроссвордлар чиштеләр, викторинада, спилс-карта җыю бәйгесендә белемнәрен күрсәттеләр. 9 нчы сыйныф укучылары арасында презентация яклау бәйгесе узды.
-
РАЗГОВОРЫ О ВАЖНОМ 18.03.2024

18 марта 2024 года в МБОУ «Яныльская средняя школа имени Р.М. Зарипова» традиционно начинается с торжественной линейки, с поднятием флага и исполнением гимна Российской Федерации На линейке были озвучены планы работы на предстоящую неделю вручены грамоты за участие в школьных акциях. После церемонии во всех классах прошли уроки "РАЗГОВОРЫ О ВАЖНОМ " на тему: «Крым и Севастополь: 10 лет в одной гавани». Классные руководители обсудили с ребятами, что Крым и Севастополь имеют особое значение для России. Для обучающихся 7-ого класса советник по воспитанию Хисматова А.Х. провела исторический час на тему «Воссоединение Крыма с Россией». Цель занятия: знакомство с основными вехами российской истории, касающимися крымского полуострова; формирование чувства сопричастности к событиям прошлого и настоящего; воспитание патриотизма и гражданственности. Обучающиеся посмотрели видеоролики с выступлением В.В. Путина 10 лет назад, с красотами полуострова Крыма, делали поделки, рисовали картинки, работали с рабочими листами.
-
Родной язык - зеркало жизни/Туган тел - тормыш көзгесе 27.02.2024

27 февраля в "МБОУ Олуязская средняя школа им. Г.Х.Хабибрахманова" прошла Ill - Республиканская конференция "Родной язык - зеркало жизни" воспитатели МБОУ "Яныльская средняя школа им. Р.М. Зарипова", дошкольной группы Гильметдинова Лейсан Газинуровна, Фахрутдинова Язиля Талгатовна, показали мастер-класс по направлению "Есть что сказать", заняли 1 место. А также дети подготовительной группы, Абсалихова Р. Л, Ибрагимова Я. Р, Платонова Л. А., приняли участие в направлении "Маленький соловей", заняв 1 место, были награждены красивыми подарками и грамотами. Желаем им дальнейших успехов!
27 нче февраль көнне "Г.Х.Хабибрахманов исемендәге Олыяз авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә" Ill- Республикакүләм "Туган тел - тормыш көзгесе" дип исемләнгән конференция булып узды. Анда "Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбенең" мәктәпкәчә төркем тәрбиячеләре Гильметдинова Ләйсән Газинур кызы, Фахрутдинова Язилә Талгат кызы "Сезгә әйтер сүзем бар" дигән юнәлештә, мастер-класс күрсәтеп 1 нче урынга лаек булдылар. Шулай ук, мәктәпкәчә төркем балалары, Абсалихова Р. Л, Ибрагимова Я.Р, Платонова Л. А "Нәни сандугач" юнәлешендә катнашып 1 нче урынны яулап, матур бүләкләр һәм грамота белән бүләкләнделәр. Аларга алга таба да зур уңышлар теләп калабыз!
-
"Сафта йөрү һәм җырлар» конкурсы 23.02.2024

Укучыларыбызда ватанпәрвәрлек сыйфатларын үстерү максатында, мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Сафта йөрү һәм җырлар» конкурсы уздырылды. Хөрмәтле жюри әгъзалары һәр чыгышны игътибар белән күзәтеп тиешле бәяне бирде. Киләчәктә дә һәрберебезгә Ватанның лаеклы гражданы — патриоты булып яшәүне телибез.















