Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Центральная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-643-75-17 |
E-Mail: | Sya.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Яныльская средняя школа" Кукморского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шакиров Ришат Рашидович |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 188 учащихся, 38 воспитанников |
У нас учат: | 32 педагога |
-
Шахмат ярышы 28.01.2023
28 гыйнвар, 2023 ел...Бүген мәктәбебездә зур чара, Зарипов Равил Мәгъсүм улы исеменә беренче тапкыр районкүләм шахмат ярышы үткәрелде. Турнирны ачу тантаналы рәвештә актлар залында үтте. "Энҗе" бию төркеменең дәртле биюе, мәкттәп гимны белән башланган ачылышны мәктәп директоры Шакиров Р. Р. дәвам итте, катнашучыларга уңышлар теләде. Ярышта район мәктәпләреннән 60 бала көч сынашты.
-
Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите 28.01.2023
27 гыйнвар Бөек Ватан сугышы тарихында иң мөһим көн. Моннан 79 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында, Ленинград камалышы өзелеп, шәһәр фашист камавыннан азат ителә. Шул уңайдан мәктәбебездә бүген “Блокада икмәге” акциясе узды. “Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите” (1941 елның 8 сентябре – 1944 елның 27 гыйнвары) темасына бердәм тәрбия дәресләре үткәрелде. Әлеге дәрестә укучылар Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштылар, Ленинград блокадасы балаларның истәлекләреннән мини кинофильм күрсәтелде. 125 грамм икмәктә яшәү көче икәненә төшенделәр. Балаларга 125 грамм икмәк таратылды.
-
Поздравляем!/Котлыйбыз! 24.01.2023
24 января 2023 года на базе Центра детского творчества “Галактика” состоялось торжественое мероприятие – подведение итогов конкурса “Воспитатель года – 2023”. По результатам трех туров воспитатель дошкольной группы Степанова Светлана Михайловна стала лауреатом муниципального этапа Республиканского профессионального конкурса “Воспитатель года – 2023”. От всей души подравляем с призовым местом и желаем ей дальнейших успехов!
2023 елның 24 гыйнварында “Галактика” балалар иҗат үзәгендә “Ел тәрбиячесе – 2023” бәйгесенең йомгаклау чарасы узды. Өч тур нәтиҗәләре буенча мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Степанова Светлана Михайловна "Ел тәрбиячесе-2023" республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы лауреаты булды. Чын күңелдән призлы урын белән котлыйбыз һәм аңа киләчәктә дә уңышлар телибез!