МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Кросс Нации-2013" 23.09.2013

Министрлар кабинетының 07.09.2013 дан 1688-р № лы боерыгы нигезендә, кичә 22 сентябрь көнне мәктәптә "Кросс Нации-2013" массакүләм ярышы үтте. Әлеге ярышта 2-9 сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашты. Барлык катнашучылар саны- 54 кеше.
-
"Чисталык дәресе" 18.09.2013

16 сентябрь көнне, мәктәптә, "Халыкара озон катламын саклау көне" уңаеннан Республикакүләм табигатьне саклау акциясе - "Чисталык дәресе" узды. Һәр сыйныфта әлеге темага әңгәмәләр оештырылды, дәресләрдән соң гөлләр күчереп утырту, аларның тузаннарын сөртү эшләре башкарылды.
-
Департамент тикшерүе 17.09.2013

Кичә мәктәптә Департаментның, ТР Мәгариф Фән мнистрлыгының 19.10.2012 елдан №5501/12 приказы нигезендә, планлы тикшерүе узды. Тикшерүне Департаментның законнарны тикшерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Юнусов Альберт Әнвәрович үткәрде.
-
Гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр 12.09.2013

Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика районнарының гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика районнарының гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге буенча Кайбыч районында өйрәнүләр үткәрде. Әлеге өйрәнүләрдән безнең мәктәп тә читтә калмады. Өйрәнү нәтиҗәләре буенча "яхшы" билгесе алдык.
-
Финанс грамотлылык көне 09.09.2013

Район мәгариф бүлегеннән иклгән хатка таянып, "Финанс грамотлылык көне" уңаеннан, 7 сентябрь көнне, 7-9 сыйныфларда бердәм сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
Бердәм сәламәтлек дәресе 04.09.2013

Бүген безнең мәктәптә бердәм сәламәтлек дәресе үтте. Әлеге дәресне үткәрү өчен, очрашуга авыл фельдшеры Сафина Л.Х. килгән иде. Ул балалар белән "Саулыгыңны яшьтән сакла!" дигән темага әңгәмә уздырды. Көннең икенче яртысында исә "Әти-әни, мин- спорт сөюче гаилә" дигән темага күңелле эстафеталар үткәрелде.
-
"Экстремизмга-Юк" 03.09.2013

3-30 сентябрьдә Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессиональара дуслыкны ныгыту, террорчылык һәм экстремизмны кисәтү, халыкта террор күренешләре, экстремизм идеологияләре белән килешмәү фикере тудыру максатында "Экстремизмга -Юк" айлыгы үткәрелә. Әлеге айлык кысаларында, бүген мәктәбебездә шул исемдәге бердәм дәресләр үткәрелде.
-
Белем бәйрәме 02.09.2013

Бүген барлык мәктәпләрдә тәүге кыңгырау яңгырады. Безнең мәктәптә ул 54 баланы беренче дәрескә чакырды, шуларның 4 се 1 нче сыйныф укучылары. Әлеге балаларны сыйныф җитәкчеләре Габидуллина Лютция Әгъзам кызы каршы алды. Чарага район башлыгының урынбасары Бәдретдинова Дания Әкраметдиновна, "Гөбнә" агрофирмасы вәкиле Щукина Рамилә Рифкатовна һәм ветеран укытучылар килгәннәр иде.
-
Укытучыларның җәйге спартакиадасы 28.08.2013

Укытучыларның җәйге спартакиадасының район туры Иске Тәрбит мәктәбендә узды. Бездән әлеге ярышта физик тәрбия укытучылары Хәйретдинова Л.Р. һәм Хәсәнов И.Р. катнаштылар. Әлеге укытучыларыбызның икесе дә бадминтон ярышында призлы урынга лаек булдылар.
-
Укытучылар җыены 27.08.2013

Бүген укытучыларның традицион август киңәшмәсе узды. Быел ул уку-укытуны сыйфатлы итүдә заманча технологияләр куллануның яңа мөмкинлекләрен бирү темасына багышланганиде.Әлеге киңәшмәдә мәктәбебезнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Э.Г.Хәсәнова "Инновация как способ повышения качества работы педагогического коллектива" дигән доклад белән уңышлы чыгыш ясады. Шулай ук, киңәшмәгә дип әзерләп килгән "Школа творчества и созидания" дигән планшетыбыз, 2 нче ел рәттән, 1 нче урын алып мактау кәгазе һәм бүләккә лаек булды.








