МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Физикадан ачык дәрес 15.03.2013

Бүген, физика укытучысы Хәсәнов А.Г. 7 нче сыйныфта яңа стандартлар буенча физикадан "Җисемнәрнең йөзүе" дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Укучылар әлеге дәрестә теманы үзләре ачтылар, "Балыклар ни өчен йөзә?" дигән сорауга җавап эзләделәр, теманы ачу һәм ныклап аңлау өчен тәҗрибәләр үткәрделәр, әлеге тәҗрибәләрне үзләре анализлап нәтиҗәләр ясадылар.
-
Ачык дәрес 13.03.2013

План-график буенча ачык дәресләр бирү дәвам итә. Чираттагысын башлангыч сыйныф укытучысы Габидуллина Л.Ә. 4 сыйныфта математика дәресеннән "Өчурынлы саннарга тапкырлау" темасы буенча күрсәтте. Педсовет карары буенча, ачык дәресләрдә ФГОС таләпләрен чагылдыру каралган иде, бу дәрестә дә әлеге таләп тулысынча үтәлде. Дәрес тәмамлангач укытучылар фикер алыштылар, дәрескә анализ ясадылар.
-
Бәйрәм концерты 09.03.2013

Безнең мәктәп коллективы һәр ел саен берәр бәйрәм уңаеннан авыл халкы өчен концерт оештыра. Быел әлеге концертны 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырырга булдык. 7 март көнне, мәктәп коллективы, мәдәният йортында авыл халкы өчен бәйрәм концерты куйды. Укучылар һәм укытучылар көче кергән әлеге концерт тамашачыларга бик ошады, бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде.
-
Без аның белән горурланабыз! 07.03.2013

Кичә, 6 март көнне, Кайбыч районы мәдәният йортында, үзебезнең укучыбыз, зур горурлыгыбыз, татар эстрадасы күгендә кабынган якты йолдыз- Ландыш Хөсәенованың тәүге концерты узды. Ландышның зур сәхнәгә юлы, мәктәптә укыган вакытта ук төрле конкурс- фестивальләрдә катнашып башланды. Үҗәт, тырыш, максатчан кызыбызның бүген үзенең тамашачысы, җырларын яратып тыңлаучы үз аудиториясе бар. Концерт зур уңыш белән узды. Укучыбызга киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
"Йолдызлык-2013" тагы уңышларыбыз 05.03.2013

Бүген район мәдәният йортында, "Йолдызлык-2013" телевизион эстрада фестиваленең район турының йомгаклау концерты узды. Әлеге концерттан без 7 диплом белән кайттык. Болар, "Конферанс" номинациясендә Ләлә Хөсәенова-Илназ Шәмсетдинов I нче дәрәҗәдәге диплом, Илгизә Хөсәенова- Баязит Хәсәнов- 1 урын дипломына ия булдылар; "Вокал-соло" номинациясендә Хисамова Илсөя - 1 урын, Гаттарова Адилә- 3 урынга лаек дип табылдылар; "Вокаль ансамбль" номинациясендә "Салават күпере" ансамбле I нче дәрәҗәдәге диплом, игезәк туганнар Гаттаровлар дуэты- 3 урын, ә Сибгатуллина Язилә, Салаватова Азалия дуэты актив катнашулары өчен дипломнары белән бүләкләнделәр. Фестивальдә катнашкан һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балаларны җиңүгә әзерләүләре өчен, җитәкчеләр - Габидуллина Лютция Әгъзамовна, Хисамова Резедә Мансуровна һәм Гильманова Энҗе Ринатовнага район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды. Укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә киләчәктә дә зур җиңүләр телибез!
-
Физкультура дәресеннән сыйныфтан тыш чара 03.03.2013

2 март - шимбә көнне, физкультура дәресеннән сыйныфтан тыш чара булды. Укучылар һәм укытучылар командасы волейбол уенында ярыштылар. Әлеге ярышка командалар озак вакыт дәвамында әзерләнделәр. Нәтиҗәдә бик аз аерма белән, 9 нчы сыйныф укучысы Сөләйманов Ранис җитәкләгән укучылар командасы җиңү яулады.
-
"Иң шәп әйдаман" бәйгесе 01.03.2013

27 нче февральдә, "Иң шәп әйдаман" конкурсының район туры булды. Әлеге турда безнең мәктәптән катнашучы булмаса да, конкурста катнашкан, 7 нче сыйныф укучысы Шәмсетдинова Илзирә катнашучы сертификатыны ия булды. Илзирәгә киләчәктә уңышлар телибез!
-
"Ел укытучысы-2013" конкурсы 28.02.2013

Бүген, "Ел укытучысы- 2013" конкурсының район этабы узды. Әлеге бәйгедә безнең коллективтан да катнашучы булды. Ул инглиз теле укытучысы- Шагиева Алинә Габбас кызы. Хезмәттәшебез әлеге бәйгенең һәр турында да уңышлы чыгыш ясады, катнашучы сертификаты һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.
-
Ветераннарны котладык! 23.02.2013

Кичә 5-9 нчы сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Бөек Ватан сугышында катнашып, бүгенге көндә исән булган ветераннарны өйләренә барып бәйрәм белән котладылар. Күчтәнәчләрен тапшырдылар. 5, 8 нче сыйныф укучылары Хөсәенов Гарифҗан Әшрәф улын, 6, 9 нчы сыйныфлар - Заһидуллин Зиннәт Әүхәдулла улын, 7 сыйныфлар Хәмидуллин Газулла Газизулла улын котладылар.
-
Ата-аналар җыелышы 22.02.2013

Бүген мәктәптә, ТР МФМ тарафыннан килгән "Опрофилактических мерах по обеспечению безопасности учащихся общеобразовательных школ и воспитанников дошкольных учреждений в РТ" хаты нигезендә мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның ата-аналары өчен җыелышы узды. Җыелышта район вәкилләре- "Кайбыч" полиция бүлекчәсе начальнигы , полиция майоры Хуҗин Рушан Галимулла улы һәм район башлыгының коррупциягә каршы сораулар буенча урынбасары Петухова Фәния Фәрит кызы катнашты.








