Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, с. Малые Кайбицы, ул. Школьная, д. 10А |
Телефон: | 88437030664 |
E-Mail: | s-albina86@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» |
Руководитель: | Сибгатуллина Альбина Альбертовна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 24 воспитанника |
У нас учат: | 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68
-
яңа эш елы башланды 09.01.2017
Озын яллардан соң балалар бакчага бик теләп килделәр.
-
яңа ел бәйрәме 29.12.2016
Безнен балалар бакчасында Яна ел бәйрәме булып узды.Нәни дусларыбыз төрле әкият геройлары,җәнлекләр булып киенгәннәр иде.Кыш бабайга матур шигырьләрен сөйләделәр,җырлар җырладылар.Аеруча иң кечкенәләрнең куяннар биюе һәм татар халык биюе, килгән кунакларга бик ошады.Кыш бабай һәм Кар кызы балаларга бүләкләр өләште.Әти-әниләр дә бүләксез калмадылар.Ел буе балалар бакчасында төрле бәйгеләрдә актив катнашканнары өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
-
27.12.2016
28 декабрь көнне сәг.15.30 да безнең балалар бакчасына Яңа ел бәйрәменә барлык ата-аналарны,авылдашларны чакырып калабыз.Бәйрәмгә рәхим итегез!
-
Кыш бабайга хат яздык 23.12.2016
Балалар Кыш бабай исемле тылсымчыдан төрле нәрсә сорыйлар. Кемгәдер көчек кирәк, кемдер планшет турында хыяллана. Яңа ел бәйрәмнәре җитте исә, һәркем әкияти могҗиза көтә. Чыршы астында куеп калдырган бүләк тартмасын ачкач, баланың шатланганын күрү әти-әни өчен дә күңелле. Ә бәйрәмне тылсымлы итү күп вакыт үзебездән тора .Кыш бабай алып киләчәк бүләкне дә алдан хәстәрләп куярга кирәк бит.Бездә балалар бакчасында нәни дусларыбыз белән Кыш бабайга берничә көн элек үк хат язып салдык.. Ә анысы өметне дә арттыра, кайчак тәртипне дә яхшырта.
-
Әтәч елы килә. 23.12.2016
Яңа Әтәч елы бары шатлыклы вакыйгалар гына алып килсен иде. Киләчәк Яңа еллар һәрбарчабызга бәхет алып килсен, аналарның, балаларның күз яше коелмасын, гаиләләр имин булсын!
-
Түгәрәк өстәл артында 16.12.2016
Сәламәтлек атнасы кысаларында безнен балалар бакчасында Кече Кайбыч авылы фельдшеры Сабирова Г.В катнашында түгәрәк өстәл узды.
-
Ел символы конкурсы 16.12.2016
Балалар бакчасында "Ел символы-Әтәч" ясау конкурсы тәмамланды.Барлык бәйгедә катнашкан ата-аналарга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Выставка -конкурс 16.12.2016
В детском саду прошел творческий конкурс поделок "Символ года -2017 .Из совместных поделок воспитанников с родителями была организована выставка .Выражаем огромную признательность родителям за участие и помощь детскому саду. Желаем Вам и дальше оставаться неравнодушными к жизни группы и детского сада,любить и понимать своих детей.
-
дәвамчылык җепләре 15.12.2016
Бакча белән мәктәп арасындагы бәйләнеш бакчада тәрбияләнүче балаларның мәктәп укучылары белән аралашуын үстерү аша да барырга мөмкин.Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыруның максатлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчанлык урнаштыру, ә бу үз чиратында балаларның бакчадан китеп, мәктәпкә җиңел кереп китүләренә ярдәм итә; һәр балага үз мөмкинлекләрен тулаем ачарга булышу; балаларны мәктәп белән кызыксындыру, мәктәпкә барасы килү теләген үстерү. Башлангыч мәктәп укучылары бүген тагын бездә кунакта былдылар.
-
“Сәламәтлек иленә сәяхәт”.Әкият сәхнәләштерү. 15.12.2016
Балалар бакчасында Сәламәтлек атнасы дәвам итә.Бүген балалар А.Алишның "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерделәр.Максат итеп :балаларны гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә күнектерү,әдәби текстны сәнгатьле итеп сәхнәләштерергә,геройларның хисләрен күрсәтә белергә өйрәтү,үз сәламәтлекләрен кайгыртырга өйрәтү,.дөрес туклану,физик күнегүләр һәм витаминнарга бай булган төрле ризыклар куллануның сәламәтлек өчен бик мөһим булуын күрсәтү; сәламәтлекләренә карата игътибарларын арттыру,җаваплылык хисләре тәрбияләүне куйдык.