Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, с. Малые Кайбицы, ул. Школьная, д. 10А |
Телефон: | 88437030664 |
E-Mail: | s-albina86@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» |
Руководитель: | Сибгатуллина Альбина Альбертовна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 24 воспитанника |
У нас учат: | 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Памятки против коррупции 03.03.2017
На информационных стендах для родителей периодически размещаем памятки "Как противодействовать коррупции".
-
Әтиләр бәйрәме 28.02.2017
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан безгә кунакка әтиләр,бабайлар,абыйлар һәм башка кунаклар җиелган иде.Балалар аларны матур шигырләре,җырлары,биюләре белән каршы алдылар.Килгән әтиләребез үзләре дә тик тормадылар.Командаларга буленеп төрле бәйгеләрдә бик актив катнаштылар.
-
Семинар воспитателей 28.02.2017
Буген Ульянковода "Солнышко" балалар бакчасында тәрбиячеләр семинары булып узды.Безнең балалар бакчасыннан тәрбияче Галеева Л.М катнашты.
-
Мәктәпкә әзерлек 22.02.2017
Балалар мәктәпкә ныклы әзерлек белән килсен өчен балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчанлык булуы мөһим.Әгәр бала мәктәпкә әзерлексез килсә,класста ул үзен уңайсыз хис итә,чөнки балага бөтенләй яңа булган мохитка күнегергә туры килә Мәктәп ягыннан караганда дәвамчанлык-балаларның балалар бакчасында алган беренчел белем һәм күнекмәләргә нигезләнеп һәм шул белемнәрне исәпкә алып барыла.Ә балалар бакчасы ягыннан караганда дәвамчанлык ул-мәктәп таләпләренә ориентлашу, мәктәптә белем алуны дәвам итү өчен кирәк булган белем һәм күнекмәләр формалаштыру.Буген безнен балалар бакчасында Кече Кайбыч башлангыч мәктәп укытучысы Лотфуллина А.К математика фәне буенча белем бирү эшчэнлеген карады һәм анализлады.
-
21 февраль-Халыкара туган тел көне
21.02.2017
Бүген -21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла.Без бүген балалар белән туган як, туган тел турында әңгәмә үткэрдек,шигырьләр укыдык,"Туган тел" җырын җырладык.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне 20.02.2017
Тиздән - 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Гади генә әйтсәк – бабайлар, әтиләр, абыйлар, малайлар бәйрәме, батырлар һәм кыюлар көне. Безнең бабайлар, әтиләр без тыныч, мул тормышта яшәсен, бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаган.Барлык әтиләребезне ,абыйларыбызны,бабайларыбызны Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.
-
Муса Җәлил туган көне 15.02.2017
Муса Җәлил - олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь . Бүген-15 февраль –аның туган көне. Бүген бөек шагыйрьгә багышланган презентация белән безгә кунаккка библиотекадан Рузалия апа килде.Ул балаларга Муса Җәлилнең автобиографиясын сөйләде,шигырьләрен укыды.
-
Уен - тәрбия бирүче көчле чара 14.02.2017
Дидактик уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.
-
Чаңгы ярышлары 11.02.2017
11 февраль көнне бездә спорт бәйрәме булып узды..Барлык балалар бакчасындагы хезмәткәрләр һәм балалар, мәктәп укучылары,укытучылар катнашында чаңгы ярышлары оештырылды.Бик матур һава торышы күңелләрне күтәрде. Иң нәниләребез дә тамашачылар сафында басып абый -апаларына көч биреп тордылар.Җиңүчеләргә һәм барлык сорт бәйрәмендә катнашучыларга авыл эшмәкәре Фәрит Зиннуров акчалата бүләкләр тапшырды.Бәйрәмдә катнашучыларны коймак белән кайнар чәй каршы алды.
-
10.02.2017
Безнен тәрбиячебез Гарапова Г.Н Казан шәһәрендә һөнәри белемен арттырып кайтты.