Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, с. Малые Кайбицы, ул. Школьная, д. 10А |
| Телефон: | 88437030664 |
| E-Mail: | Detskiy.Malokaybicki@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» |
| Руководитель: | Сибгатуллина Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 20 воспитанника |
| У нас учат: | 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
15 май-Халыкара гаилә көне 15.05.2017

15 май-Халыкара гаилә көне.Барыгызны да гаилә көне белән кайнар котлыйбыз,гаиләләрегезгә иминлек,татулык,ныклы сәламәтлек телибез.Балалар куанычын,игелеген куреп яшәргә язсын.Бәйрәм белән!
Безнең балалар бакчасында да гаилә көне унаеннан төрле чаралар оештырылды.Балалар рәсемнәр ясадылар,мәкальләр,табышмаклар чиштеләр,уеннар уйнадылар..Балаларга ата-ана хакы,гаилә кыйммәтләре турында әңгәмә уткәрдек.Ата-ана,әби-бабай хакын хаклау кирәклеге турында тәшендердек.
-
Экояз 2017 конкурсы
12.05.2017
Экояз 2017 конкурсы кысаларында безнен балалар бакчасында чәчәкләр утырту акциясе үткәрелде.Әти-әниләр,балалар һәм хезмәткәрләр катнашында бакча территориясында розарий булдырдык .Акциядә катнашкан барлык әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәм.Утырткан чәчәкләребез үзебезгә куаныч, шатлык китерсен, тирә ягыбыз ямьләнсен.
-
лэпбукларның файдасы 12.05.2017

Нәрсә соң ул «Лэпбук»? Әлеге сүз безгә ерак Америкадан килгән. Ул папка яки мини-китап рәвешендә, нинди дә булса аерым теманы яктырту өчен ясала.Безнең балалар бакчасында 2-3 ай эчендә берничә лэпбук эшлэнде.Тәрбиячеләр лэпбукларны балаларны укыту өчен генә түгел, уйнау өлкәсен дә үстерү өчен кулланалар.Анда табышмаклар, такмаклар, такмазалар, мәкальләр, әкиятләр, сынамышлар ,терле уеннар тупланган.
-
Сәхнәләштерү эшчәнлеге 12.05.2017

Безнең балалар бакчасында балаларны сәнгатькә тарту,сөйләм телен үстерү өчен сәхнәләштерү эшчәнлеге эстендэ күп эш алып барыла.Театраль уеннарда катнашып,балалар образлар,төсләр аша тирә-юнь белән танышалар.Баланың сүз байлыгы арта,интонацияле сөйләү тәрбияләнә.Сәхнәләштерелгән уеннар балаларны шатландыралар.Баланың хәтере үсә.Сәнгать белән кызыксынган баланың күңеле изгелектә була.
-
"Үлемсез полк" акциясы 10.05.2017

8 май көнне безнең балалар бакчасы балалары "Үлемсез полк" акциясында катнаштылар.Алар авылыбызның һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәмдә чыгыш ясадылар.
-
Яңа китаплар белән танышу 10.05.2017

Буген безгә кунакка авыл китапханәчесе Рузалия апа килде. Ул үзе белән иң яңа чыккан балалар китаплары алып килгән. Без аны сабыйларда китапка мәхәббәт уяту, аларны саклап, кадерләп тоту максатыннан балалар бакчасына еш чакырабыз.Балалар китаплар патшалыгына килеп кергәч, андагы матур рәсемле җыентыкларны күреп сокланалар. Китапханәче аларны бик күп мәгълүматлар белән таныштыра, китапханәнең кайчан оешуы, килеп чыгуы хакында сөйләгәндә нәниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар Шулай ук китаплар, хәрефләр турындагы табышмакларга җаваплар әйттеләр һәм мавыктыргыч итеп яраткан әкият геройларын искә төшерделәр.
-
Җиңү бәйрәме белән! 08.05.2017

-
Эш гөрли
06.05.2017
Буген балалар бакчасында эш гөрләп бара.Бугенге көнне бакчада кишер,чөгендер утыртылды.Башка яшелчәләргәдә урын әзерләнде. Тәрәзә төбендәге помидор ,борыч,төрле чәчәк рассадаларыбызда гөрлэп үсә.
-
Фотографлар килә 02.05.2017

Иртәгә,3 май көнне,безнең балалар бакчасына фотографлар киләчәк. Алар чыгарылыш кичәсенә балаларга фотоальбомнар ясаячак.
-
Поздравляем с 1 Мая! 29.04.2017




