Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, с. Малые Кайбицы, ул. Школьная, д. 10А |
Телефон: | 88437030664 |
E-Mail: | s-albina86@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» |
Руководитель: | Сибгатуллина Альбина Альбертовна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 24 воспитанника |
У нас учат: | 2 воспитателя |
новости малокайбицкое ДОУ
Саф һавада хәрәкәт уеннары.
Опубликовано: 22.05.2017Балалар саф һавада төрле уеннар уйнарга бик яраталар, шул ук вакытта уен хәрәкәт күнекмәләрен үстерүнең төп ысулы да булып торалар.Тәрбияченең төп бурычы – саф һавада хәрәкәт уеннарын оештыру өчен тиешле шартлар тудыру, аларны балаларга файда китерерлек һәм аларның кәефен күтәрерлек итеп оештыру. Бу төр уеннар, балалар төркем белән бергәләшеп башкарган очракта, аның гомуми үсешенә зур өлеш кертәләр: социаль (аралашу белү), эмоциональ (шатлана-шаяра белү) һәм интеллектуаль (аң-белем) сыйфатларын камилләштерәләр. Урамда, ачык һавада оештырылган уеннарның балага никадәр зур шатлык китерүе, яхшы кәеф һәм канәгатьләнү хисен бирүе – мөһим фактор. Шул ук вакытта алар әйләнә-тирә дөнья, табигать белән таныша; тереклек ничек яши, аны ничек сакларга була дигән сорауларга җавап эзли.
Менә зарыгып көтеп алган җылы көннәр дә килеп җитте: урамда җылы, беренче яфраклар ачыла, яшел келәм булып үләннәр чыга. Бу вакытта балалар бакчалары хезмәткәрләренә балалар белән ешрак саф һавада булу зарур. Әйткәнебезчә, актив уеннар баланың үсешенә һәм саләмәтлегенә уңай йогынты ясый. Эстетик тәрбия дә читтә калмый.
К списку новостей