МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2016

Бүген барыбыз өчен дә тантаналы, бераз моңсу, шул ук вакытта шатлыклы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Бу олы тормышка беренче адым дигән сүз. Шуңа да адымнар ныклы, дөрес һәм ышанычлы булсын иде.
-
А.П.Маресьевка - 100яшь 21.05.2016

Очучы А.П.Маресьевның тууына 100 ел уңаеннан, мәктәптә сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучыларга аның биографиясе, тормыш юлы, башкарган батырлыклары турында тулы мәгълүмат бирелде.
-
Бөтенроссия тикшерү эше 19.05.2016

4 нче сыйныф укучылары әйләнә -тирә дөнья фәненнән тикшерү эше язалар.
-
Шатлык көне 19.05.2016

19 май - пионер оешмасының туган көне. Шул уңайдан бу көнне укучылар өчен зур бәйрәм оештырыла. Тантаналы линейкадан соң поход. Ә походта исә төрле мавыктыргыч уеннар, эшләр йөкләнә. Син монда да сынатырга тиеш түгел.
-
Ышаныч телефоны 17.05.2016

2009 елдан башлап Россия Федерациясендә 17 майда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне үткәрелә. Бу чара балалар хокукларын бозу очракларын ачыкларга, балалар белән ата-аналар мөнәсәбәтен җайга салырга ярдәм итә.
Мәктәптә әлеге уңайдан ышаныч телефоны эшчәнлеге турында балалар һәм ата-аналар белән лекцияләр, әңгәмәләр, авылыбыз урамнарында акцияләр, “Миңа Ышаныч телефоны ничек ярдәм итте” дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
Минем гаиләм - минем терәгем 14.05.2016

Тату гаилә - бәхетле гаилә, ди халык. Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Әйе, кешенең иң зур бәхете - аның гаиләсе. Шуңа да БМО Генераль Ассамблеясенең 1993 елның 20 сентябре карары нигезендә, 1994 елдан башлап 15 май Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре үткәрелде, иҗади эшләр башкарылды.
-
Җиңү бәйрәмендә 08.05.2016

Сезнең барыгызны да бөек тантана, зур шатлык Бөек Җиңүнең 71 еллык бәйрәме белән котлыйбыз. Илебез күгенең аяз булуы белән без сезгә бурычлы. Озын гомер, сәламәтлек, тыныч көннәр насыйп булсын барыгызга да.
-
"Үлемсез полк" акциясе 08.05.2016

«Үлемсез полк» акциясе – 9 май бәйрәменең тагын бер күркәм традицияләренең берсе. Халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыга. «Үлемсез полк» гаилә тарихын белергә, сакларга ярдәм итә.
-
Ветераннарны котлау 08.05.2016

Укытучылар коллективы ветераннар өчен Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" әсәре, Гомәр Бәшировның "Намус" романын берләштереп тамаша тәкъдим иттеләр.
-
Язның бер көне ел туйдыра 07.05.2016

Мәктәп бакчасында кызу эш көннәре. Кемдер чәчәк түтәлләрен рәткә китерә, кемдер яшелчә утырту өчен җир өлгертә. 1 генә көнгә дә соңга калырга ярамый. Һәр эшнең үз вакыты. Мәктәп бакчасында җир эшкәртү төгәлләнде.












