Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Җәйге практика 06.07.2026
Мәктәбебез бакчасында җәйге практика гөрли!Җәйге каникул вакытында да мәктәп тормышы дәвам итә! Укучыларыбыз мәктәп бакчасында җәйге практикада актив катнашалар. Хезмәт күнекмәләре алучы 6 нчы сыйныф укучылары икенче икмәк- бәрәңге җирен тагын бер кат чүптән арындырдылар. Шулай ук алар теплицадагы помидорларга сулар сибәләр,чәчәкләрне тәрбиялиләр, бакчаны чүп үләннәреннән чистарталар. Бу эш барышында балалар хезмәт сөючәнлеккә өйрәнәләр, табигатьне яратырга һәм сакларга күнегәләр. Мәктәп бакчасы укучыларыбызның тырышлыгы белән көннән-көн матурлана! -
Чыгарылыш-2026 26.06.2026
Бүген, 9 нчы сыйныф укучылары кулларына өлгергәнлек аттестатлары алдылар.Кабатланмас мәктәп елларыгыз –Алар инде артта калалар.Очар кошлар кебек оягызданСез дә китәсез бит, балалар.Мәктәп сукмаклары артта кала,Көтә яңа юллар, калалар.Алда сезне олы сәфәр көтә,Юлыгыз уң булсын, балалар.Сикәлтәле тормыш сукмакларынҖиңел үтә сабыр, чыдамнар.Төрле чаклар булыр, бирешмәгезЯзмыш җилләренә, балалар.Тормыш – сынау, гомер иткән чактаСыната күрмәгез, балалар!Сез төзисе тормыш матур булсын,Бәхетле булыгыз, балалар!Саклый күрсен изге фәрештәләрХәвеф-хәтәр, бәла-казадан,Начар иптәш, яман гадәтләрдәнСаклана күрегез, балалар.Бәхетегез дә, язмыш юлыгыз даҮзегездән тора, балалар.Зур өметләр баглап озатабыз,Аклагыз сез аны, балалар! -
Хәтер шәме 21.06.2026
1941 елның 22 июне илебез хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана. Тарих битләренә Бөек Ватан сугышы башланган дип язылган көн безнең өчен Хәтер көне. 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, бөтен ил күләмендә Бөек Ватан сугышы вакытында Ватанны яклап һәлак булганнарны искә алып шәмнәр кабына... Акциянең максаты - Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу, үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләү, сугыш елларында булган ачы вакыйгаларны тирән аңлату.Беркемгә дә сугыш афәте күрергә язмасын. Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын! -
"Кояшкай" мәктәп яны лагеры 01.06.2026
Бүген "Кояшкай" мәктәп яны ял лагеры эшли башлады. Лагерьның беренче көнендә балалар лагерьдагы кагыйдәләр, куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар.Көнебез ачык һавада музыка астында иртәнге зарядкадан башланды. Медпунктта, балалар мәйданчыгында эскурсиядә булдылар. " Балаларныяклау көне" уңаеннан төрле күңелле уеннар уйналды. "Минем хыялымдагы җәй" темасына асфальтта рәсемнәр ясалды. Көнебез күңелле вакыйгаларга бик бай булды. -
Оцените нашу работу 31.05.2026

Оценка условия оказания услуг МБОУ "Кушманская ООШ".
Чтобы оценить условия предоставления услуг наведите камеру вашего телефона и сканируйте QR -код.
-
Соңгы кыңгырау 26.05.2026
Бүген, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 12 укучы өчен кыңгырау чыңы соңгысы булды. Мәктәбебез үзенең иң тырыш, батыр һәм матур 12 укучысы белән саубуллашты. Аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Раузил Хаҗиев, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, мәктәп директоры Равилә Гафарова, Түбән Кошман мәчете имамы Илфар хәзрәт Сафиуллин тәбрикләде. Класс җитәкчеләре Алия Насретдинова, беренче укытучылары Энҗе Баһавиева, шулай ук башлангычта белем биргән Лилия Галиева да чыгарылышларны котлады.Әти-әниләрнең ул-кызларына, аларга белем биргән укытучыларына рәхмәт йөзеннән әзерләнгән шигырьләре, күңел хисләрен кушып бүләк иткән җырлары гомергә истә калырлык булды. Беренче классны тәмамлаучы укучылар да үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.Кыңгыраулар чыңы,Аерылышу моңы –Мөлдерәмә тулы күңелләр.Бергә үткән еллар,Бергә откан җырларҺич тә онытырлык түгелләр.Мәктәп сукмагыннанОзатырга безнеАшыкма син, соңгы кыңгырау!Яшьлек елларыннанТормыш юллларынаЧакыручы тәүге яңгырау.Кыңгыраулар чыңлый,Егет-кызлар җырлый,Ник соң шулай моңсу тавышлар?Кыңгыраулар чыңы,Бергә чакның соңы –Кемне кая илтер язмышлар?!Әле кайчан гына,Бик оялчан гына –Парлап бию бәйрәм кичендә.Иң беренче сөю,Аңлата алмый көюСакланачак һәркем исендә.Күз нурларын түгеп,Безгә белем биреп,Ясамагыз, диеп, хаталар.Өйрәттегез безне,Онытмабыз сезне,Укытучы абый-апалар! -
Иң оста мөнәҗәт әйтүче бездә 05.05.2026
Бүген Борындык авылы мәдәният йортында «Халыкның җан авазы-мөнәҗәт» дигән кичә узды. Әлеге чарада мәктәбебезнең укучылары Хикмәтуллина Камилә, Залялиева Азалия уңышлы чыгыш ясадылар. Камилә 1 урынга лаек булды. Җитәкчеләре: Кадырова А. С.Котлыйбыз! -
"Йолдызлык" фестивале 30.04.2026

Бүген район мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык – 2026» яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала - концерты узды. Вокал -соло номинациясендә "Ләйсән " ансамбле - 3 урын, (җитәкчесе: Кадырова А. С), "җыр тексты" номинациясендә Вилданов Динар, Нафиков Инсаф- махсус бүләккә ия булдылар. Җитәкчесе: Гафарова Р. Р.) "Конферанс" кече төркем Гимиев Рәзил, Багавиева Назилә- 1 урынга лаек булдылар. ( Җитәкчеләре: Багавиева Э. Р). Котлыйбыз, алга таба иҗади уңышлар телибез! ????????????????
-
Безопасное колесо-26 28.04.2026

Сегодня в Кайбицком районе прошёл муниципальный этап Республиканского конкурса юных инспекторов движения «Безопасное колесо». Наша команда заняла 5 место. Поздравляем????????????
-
Научно-практическая конференция 24.04.2026

Сегодня на базе Кайбицкой средней школы прошла XIV Регионально научно- практическая конференция «Поиск». Учащиеся нашей школы Багавиева Лябиба , Залялиева Азалия , Ахмадуллина Ляйсан, Хикматуллин Камиль принимали участие в данной конференции и заняли призовые места. Поздравляем ????????????











