Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Котлыйбыз! 27.12.2023
11-13 декабрь көннәрендә, Кайбыч белем үзәгендә , " Ел укытучысы" бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Районыбыз укытучылары бу бәйгедә үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучысы Вилданова Динә Рәшит кызы бәйгедә 3 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Бүген, районыбыз башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Хәмидуллин Илмас Илдар улы шушы бәйге җиңүчеләрен котладылар.
-
Республика елкасында катнашу. 26.12.2023Традиционно, 25 декабря, в нашей республике проводится Республиканская новогодняя елка. Это одно из самых крупных и значимых мероприятий в предновогодний период. Среди приглашённых была ученица 8 класса Хайруллина Азалия, которая является активистом «Движения Первых», победителем и призером муниципальных и школьных олимпиад.Так же ученик 8 класса Гирфанов Ильназ, который показывает лучшие результаты в спорте и одеоживает призовые места.Мәктәбебез укучылары республика Яңа ел елкасында катнаштылар.Балаларга куанычлы мизгелләр бик ошады,рәхмәт оештыручыларга.
-
Яңа ел бүләкләре әзерләү. 18.12.2023
Мәктәбебез укучылары Норлат балалар йортына яңа ел бүләкләре әзерләделәр. Бу изге эштә катнашкан, үзләреннән өлеш керткән әти-әниләргә, укучыларга, укытучыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Россия Конституциясенә -30ел 12.12.2023
Россия Конституциясенә -30ел! Шул уңайдан мэктәбебездә сыйныф сәгатьләре узды
Россия Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә кабул ителә һәм иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе булып тора. Конституция – дәүләтнең төп законы һәм Россиянең бөтен хокукый системасының нигезе. Илебез шушы закон нигезендә яши. Җәмгыятебездә халык тынычлыгы һәм татулык та шушы законга нигезләнгән.
-
Батырлык дәресе 09.12.2023Патриотик тәрбия бирү максатыннан мәктәбебездә«Россия җиренең хәрби даны» темасына «Батырлык дәресе» узды.Батырлык дәресе - яшь буын арасында патриотизм рухын күтәрүгә юнәлтелгән чара.Мондый дәресләр мәктәптә күптәннән традициягә әйләнде. Алар безгә ата-бабаларыбызның данлы герой мирасына кагылырга мөмкинлек бирә. Тарих укытучысы Ләйсән Хәбир кызы балаларга бәхет һәм тыныч тормыш шатлыгы нинди бәя белән яулануы турында сөйләде, планетабызда беркайчан да сугышлар булмасын өчен без нәрсә эшли алуыбыз турында нәтиҗә ясады. Дәрестә балалар шигырьләр укыдылар. Дәреснең максаты: балаларда ватанпщрвщрлек хисе, үз халкының үткәненә хәтер, Ватанга мәхәббәт, җирдә дөньяны саклап калган кешеләргә хөрмәт тәрбияләү.Батырлык дәресләре мәктәптә «Солдатка хат» акциясе белән тәмамланды.
-
День неизвестного солдата 06.12.2023
День неизвестного солдата - это памятная дата – дань уважения бессмертному подвигу павших защитников Отечества, чьи имена остались неизвестными.
-
Безопасность детей 05.12.2023Главный специалист- инспектор по профилактике семейного неблагополучия и правонарушений среди несовершеннолетних Хайрутдинова А. А. провела с учащимися 7-9 кл. профилактическую беседу.
-
1 нче декабрь - СПИДка каршы көрәш көне 01.12.20231 декабрьдә Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн СПИД авыруының кеше сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә зыянлы булуы хакында искәртә.СПИД авыруы җир шарының һәр почмагында билгеле. Аны кешелек дөньясына янаучы 20 нче һәм 21 нче гасырның чумасы дип тә атыйлар. Мәгълүматлар буенча, 42 миллионнан артык кеше әлеге авырудан җәфа чигә. Һәр ел саен 15 меңнән артык кешегә шундый диагноз куела.Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне – 1 декабрь ВИЧ-инфекциясе таралуын һәм ВИЧ-инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора.Бу дата ел саен бөтендөнья җәмәгатьчелеген ВИЧ-инфекциясе турында онытмыйча, бу авыруны йөртүче кешеләргә сабырлык күрсәтергә дә чакыра.Шул унайдан өлкән сыйныфларда "СПИДтан узенне сакла!" дигэн темага класс сэгатьләре уткэрелде.
-
Татарстан флагы көне 29.11.202329 нчы ноябрь – Татарстан Республикасы флагы көне. Шул уңайдан мәктәбебездә Татарстан Республикасы флагы көненә багышланган класс сәгатьләре булып узды.1991 елда бу көнне Татарстан Республикасы Югары Советы республиканың дәүләт символларының берсе булган заманча флагны раслады.Флаг яшел, ак һәм кызыл төсләрдән тора.Флагның яшел төсе яз һәм яңарыш билгесе булып тора. Шулай ук яшел төс Ислам төсе. Ак төс чисталыкны, ә кызыл — җитлеккәнлек, энергия, көч һәм тормыш билгесе.Рәсми рәвештә бу көн республикада билгеләп үтелми, әмма Татарстан өчен дә, дөньяның барлык татарлары өчен дә ул көн истәлекле тарихи мизгел.Флагның авторы - Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов.
-
Әниләр бәйрәме 25.11.2023
Бүген мәктәбебездә шаулап-гөрләп Әниләр көненә багышланган кичә узды. Бәйрәм кичәсендә укучыларыбыз үзләренең җыр-моңнарын, дәртле биюләрен әниләренә тапшырдылар. Укучылар тарафыннан әзерләнгән бәйрәм кичәсен әниләр бик җылы кабул иттеләр.
Бу бәйрәм Россиядә 1998 нче елда үз тарихын башлап җибәрде һәм әниләрне тәбрик итү күркәм традициягә әйләнде. Без аны ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтәбез.
Кадерле Әниләребезгә!
Котлы булсын, әни бәйрәмең,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын
Син үстергән һәрбер баланың.Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!