Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Тату сыйныф серләре - 2024 18.01.2024
Бүген, районыбыз мәдәният йортында, ата-аналар комитетының"Тату сыйныф серләре" Республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бәйгедә мәктәбебезнең 6 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре, сыйныф җитәкчеләре Сәләхова Флюзия Дамир кызы белән берлектә,беренче урынны яуладылар. Котлыйбыз!
-
Кышкы ял лагеренең соңгы көне 07.01.2024Башланды! дип сөенеп язган гына идек. Инде менә бүген мәктәпләрдә оештырылган лагерьлар эшләрен төгәлләделәр. Балалар күчтәнәчләрен күтәреп сөенешеп кайттылар.Рәхмәт лагерьда эшләгән укытучыларга, тәм-томнар пешергән пешекчеләргә! Инде хәзер укырга!
-
Кышкы ял лагеренең алтынчы көне. 06.01.2024
Бүгенге көн аеруча да истә калырлык булды. Укучыларыбыз куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар. Физкультура укытучысы Әхмәтшин Илнур Илдар улы «Күңелле эстафета» оештырды. Бу чара сәламәтлек көне уңаеннан үтте. Төшке аштан соң шагыйрь «Авылда да юл кагыйдәләрен белергә кирәк» исеме астында викторина үткәрелде.
-
Кышкы ял лагеренең бишенче көне. 05.01.2024
“Патриот” ял лагерена йөрүчеләр һәр көннәрен сәламәтлекне ныгыта торган һәм интеллектуаль яктан да файдалы уеннар белән уздырырга тырыша.
-
Кышкы ял лагеренең дүртенче көне 04.01.2024Кышкы ял лагеренең дүртенче көнендә укучылар өчен күңелле очрашу оештырылды.
-
Кышкы ял лагеренең өченче көне 03.01.2024
Кышкы ял лагеренең өченче көне күңелле һәм кызыклы узды.
-
Кыш ял лагеренең икенче көне. 02.01.2024Яшь армиячеләр Казан югары танк команда училищесы курсанты Сабиров С. Х. белән очраштылар. Ул укучыларны училище тормышы белән таныштырды, кызыксындырган сорауларга җавап бирде.Өлкән вожатый Салахова Ф. Д. белән, лагерьның "Патриот" дип аталган газетасын чыгардылар.
-
Кышкы ял лагеренең беренче көне. 01.01.2024
Бүген, мәктәбебездә , Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Миннуллин Мансур исемендәге яшь армиячеләре өчен , "Патриот" исемендәге кышкы ял лагеры эшли башлады. Беренче эш итеп,алар, СВО да катнашкан абыйларның гаиләләрен ,әти-әниләрен Яңа ел бәйрәме белән котлап кайттылар. Аларга исәнлек саулык, сабырлыклар һәм улларының, әтиләренең, тормыш иптәшләренең сау сәламәт булып, җиңү белән тизрәк әйләнеп кайтуларын теләделәр.
-
Яңа ел белән! 31.12.2023Яңа ел белән күңеллергә яңа өметләр, ышанычлар килә.Ышанычыгыз, йөрәгегезнең серле бер почмагында сакланган өметегез тормышка ашсын, бәхетегез мөлдерәмә тулып торсын. Гомерегез шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагын да кубрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын. Декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын да бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа 2023 нче ел. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.
-
Яңа ел тамашасы. 30.12.202330 нчы декабрь көнне мәктәбебездә Яңа ел тамашасы булып үтте. Бәйрәм бик күңелле үтте. Һәр класс узенчәлекле костюмнар һәм чыгышлар әзерләделәр, бик матур концерт номерлары да тәкъдим иттеләр. Яңа ел бәйрәме һәркем күңелендә кызыклы тамашалары белән истә калды. Соңыннан һәр балага бүләкләр тапшырылды. Алар исеменә мәктәп директоры тарафыннан җылы сүзләр әйтелде.