• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Кайбицкий
  • Детские сады
  • Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы
Телефон: +7(843)-703-26-01
E-Mail: 2111000084@edu.tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ»
Руководитель: Кадырова Айгуль Салимулловна
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 30 воспитанников
У нас учат: 3 воспитателя

Яңалыклар

"Юлларда иминлик кирәк"

Опубликовано: 22.01.2016

 

    Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

    Безне чолгап алган чынбарлык әле яңа гына дөньяга аяк баскан бала алдында үзенең күпкырлылыгы белән килеп баса. Баланың үзенчә фикер йөртүен, аңлау дәрәҗәсен, кемгә яки нәрсәгә дә булса охшатып эшләвен, кичерешләрен исәпкә алып, аны җәмгыять яшәешенә тарту безнең бурыч булып тора.

  Безнең “Тиенкәй” балалар бакчасында балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында белем бирү буенча  күп эш алып барыла. Бакча яныннан үзәк юл уза. Шуңа күрә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү аеруча зарур. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү аларның психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелә. Балалар бакчасында өйрәтү процессы оешкан белем бирү һәм уен эшчәнлекләрендә алып барыла. Көнкүреш, саф һавада булу, уен вакытында, көндәлек аралашу барышында балалар күп мәгълүмат туплыйлар. Әмма өйрәтү максатыннан, тәрбияче тарафыннан махсус оештырыла торган дидактик уеннар иң үтемле чара.  Дидактик уен балаларны күбрәк җәлеп итә, кызыксынучанлыкларын арттыра. Уен барышында бала үзен шул ситуациягә куеп карый, фикерл йөртә.

 



К списку новостей