Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
E-Mail: | 2111000084@edu.tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 30 воспитанников |
У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Корбан гаете мөбарәк булсын! 04.10.2014
Корбан гаете мөбарәк булсын, һәммәбезгә көч-егәр, рух күтәренкелеге өстәсен, лаеклы эшләргә җилкендерсен, якты өметләр һәм җан тынычлыгы насыйп итсен, илаһи нур күңелләребезне һәм йөзләребезне балкытсын!
-
Туган көнең котлы булсын! 29.09.2014
Хөрмәтле Ильхамия Галимовна!
Сезне туган көнегез белән котлыйбыз! Иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Кайгы- хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнегез белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер үтеп,
Яшәвегезне генә телибез.
Гомер үтә диеп, моңсуланмагыз,
Өмет гөлкәйләрегез сүнмәсен.
Алтын төсендәге якты көннәр
Барыр юлларыгызны бизәсен.
Авырлыклар бер дә кичермәгез,
Кыенлыклар бер дә килмәсен.
Сезнең йөзегездә шатлык нуры,
Балкып торсын, мәңге сүнмәсен.
-
Хөрмәтле тәрбиячеләребез! 27.09.2014
Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын
-
Туган жиргә мәхәббәт 26.09.2014
-
Елмай кояш! 18.09.2014
Йөз куя дөнья
Кояш нурына —
Әйдәгез җырлыйк
Кояш турында:
Кояш — безнең йөздә,
Кояш — безнең күздә,
Кояш — безнең сүздә, дуслар -
Яңа балалар,килде. 07.09.2014
Бүген безнең бакчабызда
Шундый кызык, күңелле
Чөнки безнең бакчага
яңа балалар килде.
Шушы бакчада үсәрбез
Саулыкта,куанычта,
шатлыкта.
-
Тырышып укыгыз! 01.09.2014
Әттә- әннә диеп телегез ачылып
Саубуллашу көне килеп җиткән шул.
-
Ата-аналар жыелышы 28.08.2014
28 нчы августта бакчабызда ата - аналар җыелышы булып узды. Җыелышның көн тәртибенә куелган мәсьәләләр:
1. Яңа түләү системасы белән танышу;
2 Яңа уку елына әзерлек;
3. Ата - аналарны кызыксындырган сорауларга җавап бирү;
-
Тәрбиячеләр семинары булып узды 26.08.2014
26 нчы августта район балалар бакчалары тәрбиячеләре семинары булып узды.Семинарда катнашучы тәрбиячеләр “ФГТ таләпләре буенча көндәлек план язу”да булган үзгәрешләргә тукталып китте.. Белем бирү эшчәнлегенә, нәтиҗә ясап, район мәгариф бүлеге белгече Якупова А.Ш. семинарга йомгак ясады.
-
Белдерү! 26.08.2014
Хөрмәтле Әти-әниләр!
Кошман “Тиенкәй” балалар бакчасында
28 нче августта 18 :00 сәгаттә Әти-әниләр җыелышы үткәрелә. Килүегезне көтеп калабыз.
Балалар бакчасы коллективы