Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 83 ученика /83 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Чаңгы ярышлары 14.01.2013

Мәктәбебез укучылары, район буенча үткәрелгән чаңгы ярышларында, 2 нче урынга лаек булдылар.Уңышлар сезгә!
-
Лагерьда күңелле. 10.01.2013

Ял көннәреннән соң, дуслар белән яңадан кышкы лагерьда очраштык.Аеруча өстәл уеннары уйнау бик кызыклы булды.Дуслар белән күңелле, яшәве рәхәт.
-
Безнең укучылар районкүләм чыршы бәйрәмендә. 09.01.2013

5 нче январь көнне безнең мәктәпнең 10 укучысы, районкүләм чыршы бәйрәмендә катнаштылар.
-
Кышкы лагерь. 09.01.2013

Кышкы лагерьда һәр көнне күңелле конкурслар булып тора. Бүген бездә "Мисс-2013" конкурсы узды. Балалар бик теләп катнаштылар.
-
Егетләр көч сынаша 06.01.2013

Бүген мәктәбебездә авыл егетләре волейбол буенча көч сынаштылар.Иң көчлеләре,иң җитезләре Иске Тәрбит егетләре булып чыкты.
-
Башлангычлар бәйрәм итә. 29.12.2012

Ат кешнәгән тавышларга Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмгә килеп керделәр.Алар мәктәбебез кунакларын,укучыларны бәйрәм белән котладылар.Шүрәле белән Убырлы карчык та балаларның күңелләрен күтәрделәр.
Уку - укыту буенча директор урынбасары Серебрякова Любовь Тимофеевна уку алдынгыларына,үрнәк укучыларга дипломнар тапшырды.
-
Югары сыйныф укучылары бәйрәм итә. 29.12.2012

Аеруча югары сыйныф укучыларының һәр илне яклап биюләре уңышлы килеп чыкты.Костюмнары күз явын алырлык.Аларны бит алар үзләре тектеләр.Бәйрәм чыршы янында дискотека белән дәвам итте.
-
Иң кечкенәләребез бәйрәм итә. 29.12.2012

Яңа ел бәйрәмен иң кечкенәләребез башлап җибәрде.Кыш бабай белән Кар кызын күптәннән көтте алар.
-
Мәктәбебездә участок полициясе хезмәткәре 26.12.2012

Бүген мәктәбебезгә участок полициясе хезмәткәре Гибадеев Рамил Равил улы килеп,бәйрәм алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде, сорауларга җавап бирде.Ул шулай ук 7 нче сыйныф укучысы Гарифзянов Гайратка Кыш бабай бүләген дә тапшырды.Очрашуыбыз Яңа ел алдыннан булуы тагын уңышлы булды.
-
Гирлянда-елан 24.12.2012

Көзен алмагачларыбыз алмалары белән безне иртүк каршы алсалар,бәйрәм алдыннан еланны хәтерләткән гирляндалар җем-җем итә.Алар безнең күңелләрне күтәреп,беренче дәрескә чакыра.





