Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 83 ученика /83 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
15 май-экология көне 16.05.2013

Мәктәбебезнең укучылары һәр ел саен урманнарны ,юл кырыйларын чүп-чардан арындыралар,чәчәкләр,агачлар утырталар.Быел да 15 га урман мәйданына агачлар утыртылды.Табигатьнең матурлыгы безнең кулда.Аны саклыйк,яшелләндерик!
Әй сөям мин табигатьнең гүзәл күренешләрен!
Ялтырап аккан суын,анда балык йөзешләрен!
Ул яшел урман,болыннар,бакчалар,чәчәкләрен.
-
Универсиада-Казань-2013 14.05.2013

Быел түтәлләрдә сальвия чәчәкләреннән Универсиада-Казань-2013 сүзләре урын алды.Чөнки без бу ярышны барыбыз да түземсезлек белән көтәбез.
-
Куакларыбыз чәчәккә күмелде. 13.05.2013

Мәктәбебездә нинди генә куаклар үсми!Бакчабыз чәчәккә күмелеп утыра.Аларның матурлыгына сокланып туя алмыйсың!Озакламый алмагачлар да чәчәккә төренер.
-
Кубок бездә. 13.05.2013

Кайбычта 10-11 нче сыйныфлар арасында 11 нче май көнне җиңел атлетика буенча ярышлар үткәрелде.Безнең мәктәп укучылары иң җитезләре булып чыкты һәм кубок мәктәбебез түрендә урын алды.Без сезнең белән горурланабыз.Уңышлар сезгә!
-
Рәхмәт сезгә,исән калганнар!Хәтердә сез ,һәлак булганнар! 10.05.2013

Мәктәпнең барлык укучылары һәм укытучылары Җиңү бәйрәме уңаеннан авылыбызның һәйкәл янына җыелдык.Бәйрәмдә сугыш һәм тыл ветераннары,авыл советы, район вәкилләре һәм авылдашлар катнашты.Мәктәп тарафыннан укучылар көче белән монтаж әзерләнде,венок ясалды.
-
Җиңү бәйрәме Зур Тәрбит авылында. 10.05.2013

Бәйрәм Зур Тәрбит авылында да оешкан төстә узды.Тыл һәм сугыш ветераннары укучыларга тыныч көннәрнең кадерен белергә әйттеләр,ә укучылар аларга шигырьләр,җырлар,биюләр бүләк иттеләр.
Һәр көн алсу таңнар атсын,
Күңелне куандырып.
Таңнарда кошлар сайрасын,
Бар җиһанга кушылып.
-
Беренче уңыш. 06.05.2013

Бүген бездә бәйрәм. Укучылар мәктәп теплицасыннан беренче уңышны җыеп алдылар. Редискаларыбыз кып - кызыл, сусыл бик тәмле булып үскәннәр. Иртәгә беренче уңыштан витаминлы салат ашарбыз.
-
Зариф Бәширинең тууына 125 ел. 06.05.2013

Адәм баласы бу якты дөньяда үзеннән соң күп нәрсә калдыра. Ядкарь- истәлек итеп сөйләрлек исемеңне калдыра алу- зур бәхет ул.Зариф Бәшири –Тау ягында туган олы шәхес.Шушы якның уңдырышлы туфрагында 1888 нче елның 5 нче маенда хәзерге Татарстан Республикасы Кайбыч районы Чүти авылында Шәрәфетдин мулла гаиләсендә туган.
Авылдашыбыз язучы , публицист Зариф ага Бәширинең тууына 125 ел тулды.Быел да әдипнең олуг юбилее мәктәп укучылары белән билгеләп үтелде.Тукайлар белән бер чорда әдәбиятка килгән ,40 тан артык китабы басылып чыккан язучы моңа чын мәгънәсендә лаек.
Шагыйрьнең Туган көненә багышланган кичә бик матур булды. Укучылар аның шигырьләрен яттан сөйләделәр,сагыну, юксыну турында җырлар җырладылар һәм Зариф Бәширинең тормыш һәм иҗат юлын искә төшерделәр.Мультимедиа аркылы язучының тормышын яктырткан фоторәсемнәр күрсәтелде.
Шагыйрьләр дә форсат көтеп ята,
Җыры ,эзе калган бу җирдә.
Онытылып беткәч тагын кайта,
Бер ялтырап ,балкып йөрергә.
-
Теплицабыз көннән-көн яшелләнә. 04.05.2013

Без быел үсентеләрне теплицада әзерләдек.Анда үсемлекләр көннән-көн күзгә карап яшелләнә.Укучылар анда үсемлекләрнең үсүен күзәтәләр."Җир " көнендә дә бик рәхәтләнеп эшләделәр.Яшел суган шаунап үсеп утыра,чәчәкләр дә гөрләп торалар.
-
Тукай-моңнар дәрьясы. 27.04.2013

Салкын кыш үтеп,яз җиткәч,халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә.Без дә бергәләп бәйрәм итәргә җыелдык.
Юк,үлмәдең, Тукай ,син мәңге яшь,
Син мәңгегә безнең арада.
Мәңге көләч,шат шигырьләреңнән
Туган халкым кодрәт,көч ала.





