Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 83 ученика /83 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
ГТО га әзерлек. 27.04.2015

Мәктәп укучылары бүгенге көнне көтеп алалар. Чөнки алар "Салават күпере" ндә булып кайттылар. Алар анда рәхәтләнеп суда йөзделәр, сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
Алар булышырга һәрвакыт әзер. 27.04.2015

Тимурчылар сугыш ветераны Нурулла абыйларга һәрдаим булышып торалар. Бу атнада да, көннәр яңгырлы булуга карамастан, укучылар ишек алдын, бакчаларын җыештырдылар, өй эшләрендә булыштылар.
-
"Туган тел" айлыгы. 27.04.2015

Бүген "Тамчылар" түгәрәгенә йөрүче укучылар мәдәният йортында Г.Тукайның әкиятләрен сәхнәләштерделәр.
-
Туган көнең белән, Тукай! 25.04.2015

Бүген мәктәбебез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтте. 6 нчы сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хаматшина Гөлнур Гарәфетдин кызы җитәкчелегендә әдәби-музыкаль кичәдә уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Һәйкәлләргә юлны онытмыйк. 24.04.2015

Бүген волонтерлар обелиск тирәсен тәртипкә сала башладылар.
-
Ветеранның туган көнендә 23.04.2015

Мәктәп укучылары сугыш ветераны Касыйм абыйны туган көне белән котларга бардылар. Балаларны Касыйм абый бик шатланып каршы алды. Укучылар сугыш ветеранына үз көчләре белән әзерләгән бүләкләрне тапшырдылар.
-
Шәфкатьле булыйк! 22.04.2015

6 нчы сыйныф укучылары тыл ветераны Гайнутдинова Минхаят апаның өенә бардылар. Хәлләрен сораштылар, өй эшләрендә булыштылар. Минхаят апа бик шатланды, рәхмәт әйтеп озатып калды.
-
"Язгы Шәфкатьлелек атнасы" акциясе. 21.04.2015

20 нче апрельдән 27 сенә кадәр мәктәптә "Язның шәфкатьлелек атналыгы" акциясе үтә. 20 нче апрель сыйныф сәгатендә укучылар атналык план белән таныштылар. Бүген тыл ветераннарының өйләренә бардылар. Йорт эшләрендә булыштылар.
-
"Туган тел" айлыгы. 21.04.2015

20 нче апрель көнне 1 нче сыйныф җитәкчесе Пиркина Г. укучыларга Габдулла Тукай китаплары күргәзмәсе каршында дәрес үткәрде. Дәрестә туган телгә карата табышмаклар, мәкаль һәм әйтемнәр, "канатлы сүзләр" күп кулланылды. Укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Халкыбызның гимнына әйләнгән "Туган тел" җырын башкардылар.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап. 21.04.2015

Бүген, үсеп килүче буында патриотизм тәрбияләү максатыннан, 5-11 нче сыйныф укучыларына сугыш елларында сугышчыларның батырлыкларын чагылдырган фильмнар карау оештырылды.





