Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
E-Mail: | sch723@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
Год основания учреждения: | 1907 |
У нас учатся: | 91 учеников /91 укучы, в филиале-8 учеников / филиалда -8 укучы |
У нас учат: | 18 учителей/ 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
ГТО га әзерлек. 29.04.2015
Бүгенге һава торышын укучылар күптән көтеп алды. Язгы ГТО нормаларын уңышлы тапшыру өчен укучылар әзерлекне саф һавада дәвам итәләр.
-
Бәйрәм бүләге. 29.04.2015
Укучылар сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән даими аралашып торалар. Көн саен хәлләрен белеп кайталар, өй эшләрендә булышалар. Бүген мәктәбебез укучылары ветераннарның өйләренә татар халык ашлары һәм чәчәкләр белән бардылар.
-
Мәктәптә Сингапур дәресләре фестивале. 28.04.2015
27 нче апрельдән 30 нчы апрельга кадәр мәктәптә план буенча Сингапур алымнары кулланып ачык дәресләр фестивале үтә.
-
ГТО га әзерлек. 27.04.2015
Мәктәп укучылары бүгенге көнне көтеп алалар. Чөнки алар "Салават күпере" ндә булып кайттылар. Алар анда рәхәтләнеп суда йөзделәр, сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
Алар булышырга һәрвакыт әзер. 27.04.2015
Тимурчылар сугыш ветераны Нурулла абыйларга һәрдаим булышып торалар. Бу атнада да, көннәр яңгырлы булуга карамастан, укучылар ишек алдын, бакчаларын җыештырдылар, өй эшләрендә булыштылар.
-
"Туган тел" айлыгы. 27.04.2015
Бүген "Тамчылар" түгәрәгенә йөрүче укучылар мәдәният йортында Г.Тукайның әкиятләрен сәхнәләштерделәр.
-
Туган көнең белән, Тукай! 25.04.2015
Бүген мәктәбебез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтте. 6 нчы сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хаматшина Гөлнур Гарәфетдин кызы җитәкчелегендә әдәби-музыкаль кичәдә уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Һәйкәлләргә юлны онытмыйк. 24.04.2015
Бүген волонтерлар обелиск тирәсен тәртипкә сала башладылар.
-
Ветеранның туган көнендә 23.04.2015
Мәктәп укучылары сугыш ветераны Касыйм абыйны туган көне белән котларга бардылар. Балаларны Касыйм абый бик шатланып каршы алды. Укучылар сугыш ветеранына үз көчләре белән әзерләгән бүләкләрне тапшырдылар.
-
Шәфкатьле булыйк! 22.04.2015
6 нчы сыйныф укучылары тыл ветераны Гайнутдинова Минхаят апаның өенә бардылар. Хәлләрен сораштылар, өй эшләрендә булыштылар. Минхаят апа бик шатланды, рәхмәт әйтеп озатып калды.