Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
E-Mail: | sch723@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
Год основания учреждения: | 1907 |
У нас учатся: | 91 учеников /91 укучы, в филиале-8 учеников / филиалда -8 укучы |
У нас учат: | 18 учителей/ 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
"Язгы Шәфкатьлелек атнасы" акциясе. 21.04.2015
20 нче апрельдән 27 сенә кадәр мәктәптә "Язның шәфкатьлелек атналыгы" акциясе үтә. 20 нче апрель сыйныф сәгатендә укучылар атналык план белән таныштылар. Бүген тыл ветераннарының өйләренә бардылар. Йорт эшләрендә булыштылар.
-
"Туган тел" айлыгы. 21.04.2015
20 нче апрель көнне 1 нче сыйныф җитәкчесе Пиркина Г. укучыларга Габдулла Тукай китаплары күргәзмәсе каршында дәрес үткәрде. Дәрестә туган телгә карата табышмаклар, мәкаль һәм әйтемнәр, "канатлы сүзләр" күп кулланылды. Укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Халкыбызның гимнына әйләнгән "Туган тел" җырын башкардылар.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап. 21.04.2015
Бүген, үсеп килүче буында патриотизм тәрбияләү максатыннан, 5-11 нче сыйныф укучыларына сугыш елларында сугышчыларның батырлыкларын чагылдырган фильмнар карау оештырылды.
-
"Без Җир турында нәрсә беләбез" 17.04.2015
Мәктәптә 4 нче сыйныфта укучыларның проект эшчәнлеге белән шөгыльләнүләре тикшерелде. Укучылар 4 төркемгә бүленеп "Без Җир турында нәрсә беләбез" дигән темага плакат ясадылар.Плакатлар бик эчтәлекле килеп чыкты.
-
Поздравляем с защитой дипломной работы! 14.04.2015
8 апреля 2015 года директор МБОУ "Чутеевская СОШ" Бухарова Лариса Георгиевна в Приволжском межрегиональном центре повышения квалификации и профессиональной переподготовки работников образования (КФУ) защитила выпускную квалификационную работу на тему "Формирование управленческой культуры в образовательных учреждениях".
Поздравляем с успешной защитой!
-
12 апрель- космонавтика көне. 13.04.2015
8 - 9 нчы сыйныф укучылары “Галәм һәм космонавтлар” турында видеофил
-
Теплицада эш гөрли. 13.04.2015
Урамда әле кар ятуга карамастан, безнең теплица инде күптән яшеллеккә күмелде. Укучылар бакчага утыртыр өчен яшелчә, чәчәк үсентеләре әзерлиләр.
-
"Мәктәп дәресләрдән соң". 09.04.2015
Районыбызда "Мәктәп дәресләрдән соң" дигән семинар үтте. Безнең мәктәп укучылары да үзләренең кул эшләре белән бу семинарда актив катнаштылар.
-
Каюм Насыйри укулары. 08.04.2015
9 нчы сыйныф укучысы Закирова Зилә Каюм Насыйри исемендәге XIII яшүсмерләр фәнн-тикшеренү укуларында 2 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.
-
"Ел укучысы-2015". 07.04.2015
Мәктәптә "Ел укучысы-2015" - бәйгесе үтте. 10 нчы сыйныф укучысы Закирова Алсу матур нәтиҗәләр күрсәтте. Ул 2 нче турда мәктәбебез данын яклаячак.