Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Чутеевский детский сад"Буратино"Кайбицкого муниципального района Республика Татарстан"/Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы"Чүти "Буратино" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, д. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | +7(939)-303-57-39 |
| E-Mail: | Detskiy.Chuteevskiy@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ " Чутеевский детский сад "Буратино"Кайбицкого муниципального района РТ " |
| Руководитель: | Кадирова Гульфия Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 17 воспитанников |
| У нас учат: | 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Чутеевский детский сад"Буратино"Кайбицкого муниципального района Республика Татарстан"/Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы"Чүти "Буратино" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Яз, яз килә!!! 19.03.2015

Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп, кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы -
Сагынып көткән яз килә.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына баннер. 16.03.2015

Искә ала бүген Ватаныбыз
Шаулап үткән көрәш елларын.
Данлый, зурлый һәм хөрмәтли
Курку белмәс батыр улларын.
-
Кемнең кием шкафы тәртиптә! 12.03.2015

Бүген, балаларда культура - гигиена, үз - үзенә хезмәт күрсәтү күнекмәләре ни дәрәҗәдә икәнен билгеләү максатыннан, кием шкафларындагы тәртип белән танышып чыктык.Балалар үз-үзләренә бәя куйдылар, шкафын иң тәртипле тотучыны бергәләп билгеләдек. Бу атнада Шәрәфетдинова Р.Р. җиңүче булды. Балаларга стимул өчен җиңүчегә бүләк тә әзерләдек.
-
Авылыбыз сәхнәсендә.
10.03.2015
Бүген бакчабыз нәниләре 8 март бәйрәме уңаеннан авылыбыз мәдәният йортында узган концертта чыгыш ясадылар. "Кечкенә генә - төш кенә генә" булса булды, нәниләребезнең чыгышы тамашачылар алкышы белән хупланды.Беренче адымнары киләчәктә ныклы адымнар белән алышынсын,кыю, тәвәккәл булсыннар!
-
Бигрәк матур чәчәкләр! 07.03.2015

Чәчәккә күмелде бакчабыз,
Мартның иң матур көнендә,
Ясадык без матур чәчәкләр
Килегез бакчага күрергә.
-
Әниләр бәйрәме. 07.03.2015

Бүген - әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
-
Әниемә бүләк! 06.03.2015

Киле җитте 8 нче Март!
Әниләр, бу сезнең көнегез.
Сез үстергән балалардан бүген
Кайнар котлау кабул итегез.
-
Беренче чәчәкләр. 05.03.2015

Бакчабызга беренчеләрдән булып чәчәкләрне Гасанова Руфина әнисе белән ясап килде.
-
Игътибар, бәйге!!! 04.03.2015

Игътибар, игътибар
Бакчабызда бәйге
Безгә матур чәчәкле
Тамчы гөле бик кирәк.
-
Картаймагыз әле, Ветераннар! 03.03.2015

Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алырга әзерләнә. Безнең өчен тыныч күк йөзен, имин тормышны бүләк иткән, Җиңү көнен якынайткан сугыш ветераннарыбыз бүгенге көндә авылда бармак белән генә санарлык. Ә сугыш чоры балаларының исәннәре дә җитмешенче, сиксәненче дистәләрен ваклыйлар. Бүген без балаларны авылыбызның, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар белән таныштырдык.










